ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы КФУда кунакта

Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары минстрлыгы делегациясе булды. 

Министр урынбасары Тимур Гыйләҗев, Минераль чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Виктор Бутаков, Җир асты казылмаларыннан куллану мөнәсәбәтләрен көйләү идарәсе башлыгы Игорь Степанов институт студентларына Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлеге, аның төп юнәлешләре һәм вакаләтләре турында лекция белән чыгыш ясадылар, студентларны үзләренә эшкә һәм практика үтәргә чакырдылар.

Тимур Гыйләҗев һәм Игорь Степанов үзләре дә Казан университетының элеккеге геология факультеты студентлары.