Целина 2017

Узган атна ахырында “УНИКС” концертлар залында КФУ студентлар отрядлары штабы “Целина 2017” ябылуын билгеләп узды.

2004 елдан алып төрле шәһәрләрдә студентлар отрядлары штаблары эшли башлый. Хәзерге вакытта Казан университеты штабында өч юнәлеш бар: педагогик отрядлар, төзүчеләр отрядлары һәм проводниклар отрядлары. Педагоглар Татарстанда, Кырымда һәм диңгез янында урнашкан башка шәһәрләр балалар лагерьларында әйдаманнар булып эшли, төзүчеләр төрле төбәкләрдә төзү эшләре алып бара, проводниклар исә поездларда йөрүчеләргә хезмәт күрсәтә. Студентлар отрядларының максаты — бары тик акча эшләү генә түгел, күңелләре белән бер хезмәткә тарткан кешеләрне берләштерү.

Яз җитүгә, һәр отряд целинага әзерлекләрен башлый. Сессия бетүгә, барысы да поездларга утырып, кемдер төньякка, кемдер көньякка эшкә юнәлә.

Менә бу елның Целинасын да ябу вакыты җитте. Һәр катнашучы өчен бу бик дулкынландыргыч һәм көтеп алынган чара. Студентлар концерт кысаларында үзләренең тәҗрибәләрен һәм хисләрен уртаклаштылар, махсус эш киемнәрен алдылар һәм ахырда зур бер түгәрәккә басып, гитарага җырлар да башкардылар.

Отряд тормышы – аерым бер дөнья. Аны аңлый белү өчен татып карарга, бар уй-хис кичерешләрен отряд белән үтәргә кирәк. Бу чара исә университетта укучылар арасындагы дуслыкны тагы бер исбат итте һәм елның иң көтеп алынган чараларның берсе булып, катнашучыларның күңелләренә уелып калды.

Шиһапова Наилә