Цифрлы ресурслар куллану буенча КФУ уку йортлары рейтингында үсте

Казан университеты рейтингта 785 югары уку йорты арасында 138 нче урында.

«Юрайт» белем бирү платформасы югары уку йортларында цифрлы ресурслардан файдалану буенча илкүләм тикшеренү үткәрде, электрон платформаларны куллану буенча статистика җыйды һәм «уку йортлары рейтингы» дигән хисап әзерләде.

«Юрайт» мәгариф платформасы рейтингы агымдагы эпидемиологик вәзгыять онлайн-сервисларны куллануга ничек йогынты ясавын күрсәтә. Объектив статистик мәгълүматлар интернет-белем бирү белән кызыксыну артуын күрсәтә. Рейтингта КФУ 785 югары уку йорты арасында 138 урынны алып тора.

«Юрайт»тан фәнни мәктәпләрнең илкүләм рейтингы объектив статистик мәгълүматларга таяна. Юрайт. Статистика платформа кулланучыларының — укытучылар һәм студентларның — төрле мәктәпләр курсларына кызыксынуын күрсәтте һәм берничә закончалыкны ачыклаган. Экспертлар кызыксынуны аңлаешлы күрсәткечкә — контентны куллану вакытына  бәйләп аңлаталар һәм аны конкрет фәнни мәктәпнең барлык курслары буенча эшлиләр.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (Мәскәү ш.) дистанцион укуга уңышлы күчкән. Ул «Юрайт» рейтингында беренче урында. 16 марттан башлап, бу платформаны кулланган укытучылар саны арткан (3327 югары уку йортының 1069сы, 2020 елның марты белән чагыштырганда 423 кешегә күбрәк). Платформаны куллану вакыты да сизелерлек артты: 746 221 сәгать (бу 506 832 сәгатькә күбрәк). Студентлар 16329 тест үткән (мартка караганда 13691 күбрәк). Студентларның якынча 10 проценты (106819 студентның 17214) әлеге платформаны укуда актив кулланалар.

Казан университеты «Юрайт»та түбәндәге рәвештә тәкъдим ителгән: платформаны куллану вакыты: 10 397,3 сәгать (  16.03 сәгатьтән соң +9729), студентлар 248 (+238) тест үткән, 111 (+88) медиа каралган, укытучылар тарафыннан платформага 10 курс  урнаштырылган, анда 2379 укытучының 106сы һәм 47772 КФУ студентының 331е теркәлгән.

Илнең иң эре мегаполисларында (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Новосибирск) белем бирүнең цифрлы трансформациясе бар иде инде, пандемия бары тик булган тенденцияләрне көчәйтте.

19 марттан башлап Казан университетында белем бирү эшчәнлеге  бары тик электрон мәгълүмат-белем бирү даирәсендә генә гамәлгә ашырылды.

Моның өчен Казан университетында берничә программа һәм онлайн-платформа кулланылды. КФУда һәр укытучының һәм студентның университет сайтында шәхси кабинеты бар, ул виртуаль аудиториягә һәм онлайн-курсларыга керүне күздә тота. Укыту вакытында Microsoft Teams, Zoom, Skypeта видеоконференцияләр, «Ачык белем» Россия платформасында  (КФУ укытучыларыннан 500дән артык курс),  Coursera кебек халыкара платформаларда,  Россиядәге һәм чит илләрдәге партнерлык университетларының онлайн-курслары, YouTube тибындагы сайтларда видеолекцияләр һ.б. киң кулланылган. Казан университеты укытучылары «Юрайт» мәгариф платформасыннан да файдаланганнар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укытучыларны дәресләр үткәрү өчен инструментлар сайлауда чикләмиләр, әмма шул ук вакытта КФУның һәр институтында, уку көне дәвамында бер программадан икенчесенә күчәргә туры килмәсен өчен, аз санлы төп платформалар һәм инструментлар билгеләнгән.

«Юрайт» мәгариф платформасы контенты буенча баш мөхәррир, онлайн-курслар әзерләүче һәм алып баручы Александр Сафонов хәзерге вакытта укытучылар алдында берничә төп бурыч тора дип саный: конкрет инструментларны һәм сервисларны үзләштерү (Zoom нан алып, үзенчәлекле мобиль кушымталарга кадәр), алар педагогны вак эштән коткара һәм студентлар белән шәхси аралашу вакытын арттыра; теләге, вакыты һәм авторлык хокуклары буенча әһәмиятле чикләүләр булганда максималь уку нәтиҗәлелегенә ирешү ысулы буларак үз курсын булдыру; укытучының шәхси планда да, аудитория белән аралашуда аттестация уздыруга ярдәм итә торган метакомпетенцияләрен үстерү; документацияне рәсмиләштерүдән алып йомгаклау аттестациясенә кадәр укыту процессын дистанцион форматта оештыру; уку процессын төзү методикасын үзгәртеп кору; предметның үзенчәлеген исәпкә алып, дистанцион белем бирү методикаларын үзгәртеп кору: икътисадчыны онлайн өйрәтү якынча аңлашыла, әмма читтән торып медикларга, аграрийларга, спортчыларга белем бирү инде проблема.

2020 елның 27 апрелендә төзелгән КФУның Алдынгы белем бирү технологияләре институты җитәкчесе Светлана Котенкова белем бирү программаларын, курсларны, контентны гына түгел, белем бирү киңлеген, шул исәптән цифрлы белем бирү тирәлеген булдыру да актуаль дип саный. Шул ук вакытта онлайн-укытуга, дистанцион форматларга кагылганнарның барысы да — бары тик конкрет бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән технология генә. Шул ук вакытта күп кенә хезмәткәрләр үзләре өчен мөмкинлекләрнең киңрәк диапазонын ачтылар һәм белем бирү платформаларының цифрлы инструментларының яңа мөмкинлекләре нигезендә үз курсларын актив рәвештә эшкәртәләр. Цифрлы белем бирү ресурсы эшләргә планлаштырган кеше хәзер тәҗрибә һәм кире элемтә алган, нәрсәне һәм нинди күләмдә, нинди форматта урнаштырырга, нәрсә нәтиҗәле, нәрсә юк икәнен белә.

Шулай итеп, онлайн белем чынбарлыкка әйләнде, ләкин идеаль түгел: традицион дәресне «цифрга» күчерү генә аз, беренче чиратта, укытучыларга үзгәрергә кирәк.

Автор: Галина Хәсәнова, фото: Александр Кузнецов