Цифрлы трансформация буенча THE форумы үз эшен башлады

Бүген, 21 октябрьдә, Казан федераль университетында барлык глобаль университетлар өчен мәгариф һәм цифрлы чынбарлык өлкәсендә мөһим чара ачылды.

Цифрлы трансформация буенча бер көнлек онлайн-форум — The Digital Transformation Forum, Times Higher Education компаниясе тарафыннан Казан федераль университеты белән партнерлыкта оештырылган, дөньяның төрле илләреннән цифрлы технологияләр өлкәсендә 2000 дән артык галим һәм белгеч катнашында iVent платформасында уза.

Чараны КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Times Higher Education ның белем белән идарә итү директоры Фил Бейти һәм иң алдынгы спикерларның берсе, югары белем бирү өлкәсендә иң яхшы белгеч, яңа чорда  ничек университет төзелергә тиешлеге турында беренче китап авторы, Җәмил Салми ачып җибәрде.

Сәламләү чыгышында КФУ ректоры югары мәктәпнең цифрлы трансформациясе трендлары турында фикер алышуга кагылышлы форумның онлайн-форматта узуын символик мәгънәгә ия дип атады. Ул Казан федераль университеты өчен өстенлекле юнәлешләргә аерым тукталды. Аерым алганда, бу — тормыш һәм сәламәтлек турындагы фән, нефть-газ чыгару, нефть-газ эшкәртү һәм нефть-газ химиясе, киберфизик һәм космик технологияләр, педагогик технологияләр һәм комплекслы социогуманитар тикшеренүләр.

«Әлеге юнәлешләрне без үзебез өчен глобаль чакыруларны, региональ үсеш бурычларын һәм, асылда, безнең университет потенциалын тикшерү нигезендә  билгеләдек», — диде Илшат Гафуров.

Шулай ук ул университет, тәҗрибә үрнәкләрен базарга җиткерү һәм мәгариф мәйданчыкларында сынау узган уңышлы методик тәҗрибәләрне җәелдерү өчен, технологияләр трансферының гамәлдәге мәйданчыкларын үстерү юнәлешендә актив эшләвен дәвам итә, дип билгеләп үтте.

Цифрлы трансформацияләргә ярдәм итүгә килгәндә, КФУ узган ел ук үзенең барлык төп бүлекчәләрендә бердәм цифрлы трансформацияләр үзәген һәм 18 предмет юнәлешле үзәк формалаштыруга кереште.

«Асылда, Цифрлы трансформацияләр үзәге — ул «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында эшчәнлекнең барлык төрләрен координацияләүче университет бүлекчәсе», — дип аңлатты Казан университеты ректоры.

Аның әйтүенчә, әлеге үзәкнең төп фокуслары медицина, сәнәгать, пилотсыз транспорт, мәгариф, икътисад, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә һәм башка юнәлешләрдә цифрлы платформа чишелешләрен һәм ясалма интеллект платформаларын эшләү, җәелдерү һәм экспертиза ясау.

Шулай ук аның базасында актив рәвештә хәзерге вакытта табигыять факультеты студентларының 30дан артык проекты исәпләнә торган «Цифрлы Платформа» студентлар конструкторлык бюросы формалаша.

Моннан тыш, Илшат Гафуров тыңлаучылар игътибарын белем бирү өлкәсендә вузның илдә үз университетлар классында беренче позицияне ышанычлы рәвештә тотуына юнәлтте. Актуаль көн тәртибенә таянып, КФУ уку программаларын цифрлы белем бирү ресурслары белән баету исәбенә укытуның катнаш технологияләрен актив кертә.

Ахырда КФУ ректоры билгеләп үткәнчә, университет бүгенге чараның фокусын шактый киңәйтте, традицион мәгариф технологияләре кысаларыннан чыгып, бик тиз үсә торган цифрлы икътисадның төрле өлкәләрендә әйдәп баручы экспертларны чакырды.

«Бүгенге чара барыбызга да университетларны цифрлы икътисад чынбарлыгына якынайту проблематикасын яңача карарга, инновацион алымнар һәм Индустрия 4.0 технологияләренә нигезләнгән фәнни эзләнүләрнең яңа өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип йомгаклады Гафуров.

ТНЕ ның белем белән идарә итү буенча директоры Фил Бейти, үз чиратында, Казан федераль университетына әлеге чараны оештырган һәм хезмәттәшлеккә бик яхшы мөмкинлекләр биргән өчен рәхмәт белдерде.

«Күптән түгел генә без әлеге теманың никадәр актуаль булачагын күз алдына да китерә алмадык. Covid-19 пандемиясенең фаҗигале шартлары безнең цифрлы киләчәккә күчүне тизләтте, һәм без бу үзгәрешләрнең фактик шаһитлары булдык «, — диде Фил Бейти.

Ул университетларның хәзерге вакытта бик җитди трансформация кичерүе турындагы фикере белән уртаклашты. Бу мәгариф, тикшеренү эшчәнлеге үрнәкләренә, шулай ук тулаем алганда, җәмгыятьтә университет роленә дә кагыла.

«Форум үз вакытыннан бер адымга алда бара дип саныйм, — диде Бейти. — Бу глобаль университетлар үсеше тарихында төп момент. Һәм бу чараның мөһимлеге шунда ки, монда һәм хәзер безнең бердәм академик бергәлек төзү мөмкинлеге бар, анда файдалы тәҗрибә, үз идеяләребез белән уртаклашырга, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм, заман таләпләренә җавап биреп, аларны хәл итү юлларын бергәләп табарга мөмкин».

Айрат Хәйруллин цифрлы трансформация өлкәсендә Татарстан Республикасының алдынгы позициясе турында искәртте һәм Форум кысаларында узучы дискуссияләрнең мәгариф өлкәсендә перспектив цифрлы чишелешләр ачарга һәм аны тагын да практикага якынрак итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Диего Порталес исемендәге Университетның мактаулы профессоры Җәмил Салми КФУ ректорын аерым сәламләде, аны үзенең яхшы танышы дип атады, чөнки ул үзе КФУның Халыкара советында тора.

Ул вузлар һәм студентлар очрашкан кыенлыкларга зарланды һәм хәзер университет берлегенең куркынычсызлыгын тәэмин итү өстенлеген ассызыклады.

Тулырак итеп үз лекциясендә Җәмил Сәлми югары мәктәпнең дистанцион форматка мәҗбүри күчүенә тукталды, тиз формалаша торган цифрлы белем бирү мохитенең барлык гамәлдәге плюсларын һәм  минусларын тасвирлады, үз мәйданчыкларында сыйфатлы һәм нәтиҗәле онлайн белем булдыру өчен университетларга нәрсәләрне исәпкә алырга кирәклеген әйтте.

«Без яңа технологияләр булдыруга күп игътибар бирәбез, әмма иң мөһиме — алардан безнең  ничек файдалануыбыз. Университетлар яңа чынбарлыкта эшләүгә яраклашырга һәм аңа үз студентларын һәм укытучыларын әзерләргә тиеш, — диде профессор. — Цифрлы формат бәя бирүнең альтернатив ысулларын, шул исәптән чыгарылыш имтиханнарын эшләүне, укытыла торган контент сыйфатының төгәл мониторингын алып баруны һәм студентларны белем бирү процессына җәлеп итүне таләп итә. Шулай ук укуда артта калучы студентларга ярдәм итәргә кирәк.

Онлайн-укыту — компьютер каршында утыру һәм мәгълүматны пассив кабул итү генә түгел, ди Җ. Салми. Бу — укучыга, аның ихтыяҗларына юнәлтелгән, кызыксыну уята һәм эчке потенциалны азат итә торган катлаулы күпбаскычлы процесс.

Бу уңайдан вузларга студентлар өчен стимуллаштыруның яңа ысулларын уйлап табарга, алар үз идеяләре белән алмаша алачак дискуссиягә актив кертергә тәкъдим ителде.

Белешмә өчен 

The Digital Transformation Forum бөтен дөньяда югары белемне үзгәртеп коруда һәм саклап калуда цифрлы технологияләрнең үсә баручы ролен өйрәнү максатыннан уздырыла, шулай ук университетлар әлеге технологияләр ярдәмендә укытуларын һәм фәнни тикшеренүләрен инвестицияләр кертә алсын өчен үзгәртеп кору мөмкинлегенә стратегик анализ ясый. Бу югары белем бирү учреждениеләренә заман белән бергә барырга һәм үсешнең яңа юнәлешләрен эзләргә мөмкинлек бирәчәк.

Чараның төп бурычларының берсе — медицина, нефть һәм газ, инфокоммуникация технологияләре, педагогика кебек тикшеренүләрнең КФУ өчен өстенлекле өлкәләрендә эшләүче төрле илләрдән галимнәр аралашсын өчен шартлар тудыру. Шуңа бәйле рәвештә форумның төп секцияләре шушы юнәлешләргә багышланачак.

Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:

— Covid-19 белән вәзгыять цифрлаштыру процессын тизләтүгә һәм стратегик инновацияләрне стимуллаштыруга йогынты ясадымы;

— дистанцион белем өметләрне аклый алырмы;

— цифрлы чорда педагогик белем бирү — югары сыйфатлы онлайн-курслар үткәрү өчен укытучыларга нинди күнекмәләр кирәк;

— белем бирү процессына студентларның катнашуын ничек арттырырга;

— югары уку йортлары һәм бизнесның уңышлы коллаборацияләрен булдыру һәм аларга ярдәм итү.

Форумның пленар сессияләре төп мәйданчыкта, параллель сессияләр тематик мәйданчыкта уза. Моннан тыш КФУ, ТНЕ һәм спонсорлар үз материалларын тәкъдим иткән виртуаль күргәзмә эшли. Күргәзмә кысаларында инглиз һәм кытай телләрен белүче КФУ вәкилләре фәнни өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча форумда катнашучыларга консультацияләр үткәрә.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Никита Тохтасинов