Туган көнегез белән, ректор!

1 нче август — Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның туган көне! 

Казан университетына Сез килүгә зур үзгәртеп кору эшләре башлана. Бары тик тарих һәм бездән соң килгән буыннар гына бу эшләргә тиешле бәя бирә алыр, мөгаен. Казан университетын халыкара дәрәҗәдә тану, бәйсез рейтингларда катнашу, зур фәнни проектларга керү, дөньяның барлык кыйтгаларындагы студентларның нәкъ менә Казанда укырга теләүләре инде бүген үк үсеш күрсәткечләре булып тора.

Узган уку елында гына да КФУда бик күп мөһим вакыйгалар булып үтте. Университет мәйданы зур шәхесләрнең аралашу урыны гына булып калмыйча, әйдәп баручы иҗтимагый, сәяси эшлеклеләрнең, бизнес җитәкчеләренең һәм хакимият структурасы лидерларының фикерләрен белдерү трибунасына әйләнде. Дәүләтнең мөһим проблемалары буенча фикер алышу һәм аларны чишү юлларын эзләү университет өчен гадәти хәлгә әйләнде. Студентлар дөньяның ничек корылганын, ә бүгенге профессионаллар яшь буын белән аралашу нәтиҗәсендә киләчәктә кем белән эшләргә туры киләчәген белә. Боларның барысы да Сезнең күрсәткән хезмәт, моның өчен без Сезгә чиксез рәхмәтле!  

Хөрмәтле Илшат Рәфкать улы, “Darelfөnүn” коллективы Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез — туган көнегез белән котлыйбыз. Авыр, җаваплы хезмәтегездә тырышлык, көч һәм барлык планнарыгызның да тормышка ашуын телибез!

Гафуров Илшат Рәфкать улы 1961 елның 1 нче августында ТАССРның Баулы поселыгында туа. 1983 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын, ә 1988 елда аспирантураны һәм шулай ук “менеджмент” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын (1997) тәмамлый.

2010 елның апреленнән – Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп билгеләнә.