Туган көнегез белән, ректор!

Бүген үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәме — туган көнен КФУ ректоры Илшат Гафуров бәйрәм итә.

Казан федераль университеты һәм «Darelfөnүn» коллективы да барлык хыялларның чынга ашуын тели һәм үз котлауларын җиткереп кала.

гафуров Илшат Рәфкать улы 1961 елның 1 нче августында ТАССР Баулы поселыгында туа. 1983 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын, ә 1988 елда аспирантураны һәм шулай ук «менеджмент» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын (1997) тәмамлый.

2010 елның апреленнән — Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп билгеләнә. 2014 елның октябреннән V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.