«Туган тел» олимпиадасының җиңүчеләрен бүләкләү

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең “Гаилә һәм мәктәп” журналы белән берлектә оештыра торган “Туган тел” олимпиадасының җиңүчеләрен бүләкләү булып узды. Бу турыда институтның яңалыклар тасмасында хәбәр ителә. 

“Туган тел” олимпиадасы берничә ел рәттән беренче сыйныфтан алып, югары сыйныфкача укучыларны Казан федераль университетында туплый. Олимпиадада җиңүчеләр ел саен декабрь аенда җиңүче дипломы алып китә.

25 декабрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакциясе һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән олимпиадада җиңгән укучылар катнашында тантана булып узды.

Аны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры, филология фәннәре докторы, профессор Р.Р.Җамалетдинов ачып җибәрде. Укучыларны җылы тәбрикләп, Рәдиф Рифкатович  институтыбызның “Татмедиа” агентлыгы белән тыгыз элемтәдә торуын билгеләп үтте, “Туган тел” олимпиадасының традицион чара икәнлегенә басым ясады. Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендәге журналистика белгечлеге, гомумән, институтның структурасы турында сөйләде. Яшь кунакларны безнең белән гел бергә булырга өндәде.

Югары мәктәпнең деканы филология фәннәре кандидаты, доцент Р.Х.Мирзаһитов бездәге белгечлекләр хакында сөйләде,  институтыбызда студентларыбызның бер гаилә булып уку-яшәвен ассызыклады.

Укучылар институт буенча экскурсиядән соң, канатланып, тагын башка конкурс-олимпиадаларда катнашырга теләк белдереп кайтып киттеләр.

Күбрәк фотолар биредә.

Автор: Г.Р.Гайнулина