Туган тел сагында яшьләр

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе тарафыннан һәр елны бик зур чара оештырыла.

Быел да зур бәйрәм – 11 нче тапкыр төрки телләрнең лингвомәдәни проблемаларын өйрәнүгә багышланган халыкара конференция үткәрелде. Конференциянең тантаналы өлеше Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина башкаруында “Төрки дала” җыры белән ачылды. Аннары Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдинов сүз алды. Ачылыш тантанасында  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Хәбир кызы Гыйззәтуллина, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Минтаһир улы Фәттиев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов залдагы халыкны Халыкара туган көн теле белән котладылар, конференция эшендә уңышлар теләделәр. Килгән кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгариф секторы җитәкчесе Рөстәм Рафаэль улы Гыйльметдинов, Татарстан китап нәшриятының Әдәби мирас һәм фәнни-популяр әдәбият редакциясе мөдире Венера Рифкать кызы Камалиева да бар иде.

Традиция буенча конференция кысаларында аерым темага сөйләшүләр һәм чаралар уздырылды. Быелгы конференция бөтен төрки дөньяда кыю һәм хөр фикерле милләтпәрвар шәхес буларак танылган Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең 110 еллык юбилей елын йомгаклауга багышланды. Иң элек “Ә. Еники дәвере” дип аталган фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Пленар утырышта әдинең үзе белән аралашкан әдәбият галиме Фоат Галимулла улы Галимуллин истәлекләре белән уртаклашты. Ә.Еники иҗатын өйрәнүче иҗатын тирәнтен өйрәнгән әдәбият галимнәре Р.Х.Сверигинга, Ф.М.Хатиповка, Ә.Р.Мотыйгуллинага һ.б. инстиут директоры Р.Р. Җамалетдинов рәхмәт хатлары тапшырды. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларының татар, рус, инглиз, төрек телләрендә Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзекләр укуы, К.Тинчурин театры артистлары Р. Салахова, З.Зиннуровның“Гөләндәм туташ хатирәләре” спектакленнән өзекләр уйнавы әлеге чараның бизәге булды.

Конференциянең пленар утырышы һәрвакыттагыча “Туган тел” җырын күмәк рәвештә башкару белән тәмамланды. Быел аны Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина  башлап җырлады.

Алга таба конференция үз эшен секцияләрдә дәвам итте. Мәктәп укытучылары өчен методик семинар уздырылды.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары Р.С. Нурмөхәммәтова, Г.Р. Мөгътәсимова.