Туган телем — иркә гөлем

“Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте”н бетергәнемә 6 ел  сизелмичә дә узып та киткән икән.  Группадашлар белән очрашуга чакыру хәбәре килгәч, гүзәл яшьлегем таңнарын аттырган Арчага юл тоттым. Уку йортын тәмамлауга төркемдәшләремнең күбесе мәктәп-гимназияләргә, балалар бакчаларына урнашты. Хәзер инде минем каршымда сыйныф ишеге төбендә план-конспект кочаклап, практика дәресенә керергә куркып торган студентлар түгел, ә тәҗрибәле укытучылар басып тора. Алар бит балаларны дөрес татарча сөйләшергә, язарга гына өйрәтеп калмыйча, яшь буынның күңеленә, илебезгә, телебезгә, мәдәниятыбызга, тарихыбызга, әдәбиятыбызга карата мәхәббәт орлыкларын салып,  тыңгысыз авыр хезмәт куеп, зур сабырлык белән озак еллар дәвамында шул орлыктан гүзәл чәчәк үстереп, зур тормыш юлына озатучы олы ихтирамга лаек кешеләр, алар — милләтпәрвәр яшь буынны тәрбияләү кебек изге бурычны курыкмыйча иңнәренә алган яшь педагоглар. Бүген мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар теленә мөнәсәбәт нинди соң, соңгы елларда, вакытлы матбугатны күзәтсәң, дәүләт тарафыннан бу өлкәдә бик күп эшләр эшләнде кебек, турыдан туры тел һәм әдәбият укыту белән шөгыльләнгән укытучыларның бу турыда фикере нинди соң?!

“Безнең мәктәптә татар телен укытуга тиешле игътибар бирелә, башлангыч сыйныфларда ук татар телен тирәнтен өйрәтә башлыйбыз, дәрес саннары да аз түгел, программага тулысынча сыешабыз, имтиханнарны яхшы тапшыра укучыларыбыз,”-дип сөендерде Казанның 165 енче номерлы  мәктәбендә татар теле укытучысы Шәвәлиева Нурисә Нургали кызы.

“Сәгать санын һәр мәктәп үзе билгели, — дип башлады сүзен Казанның 119 номерлы мәктәбендә татар теле укытучысы Нәфыйкова Алия Ринат кызы. — Дәрес саннары җитәрлек, дәүләт тарафыннан бу эш тулысы белән безнең ихтыярга бирелгән.”

Дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп төзергә тырышам, техник чараларны актив кулланам,экспериментлардан курыкмыйм, шуңадыр инде балалар бик теләп дәресләргә йөриләр, татар телен яхшы үзләштерәләр, -дип әңгәмәбезгә кушылды Казанның 69нчы мәктәбенең татар теле укытучысы Галимова Алинә Серенад кызы.

— Ә рус телле балаларның татар теле дәресләренә мөнәсәбәте нинди?

— Чит тел булгангадырмы, еш кына рус телле балалар татар теле дәресләрендә үзләрен татар балаларына караганда активрак та катнашалар, өстәмә дәресләр сорап яныма киләләр. Шундый ямьсез күренеш тә күзәтергә туры килә: “чеп-чи” татар гаиләсеннән килгән  балалар бер авыз сүз татарча белми, шуның өстенә : “мне татарский в будущем не понадобится ”-дип дәрескә катнашудан баш тарта, — дип зарланды Хисмәтуллина Алинә.

 — Гаиләдә туган тел мәсьәләсенә игътибар җитми дип саныйсызмы?

— Мин Түбән Кама шәһәренең 3 номерлы балалар бакчасының татар төркемендә тәрбияче булып эшлим. Ләкин бер бала да группамда татарча сөйләшә белү тугел хәтта аңламыйлар да. Минемчә, туган телне бишектән өйрәтә башларга кирәк. Бу эштә иң зур җаваплылык ата-анада, аннан соң гына бездә-укытучылар, тәрбиячеләр җилкәсендә, — дип белдерде үз фикерен Сахапова Алсинә.

Дәүләт теле буларак телебезгә игътибар җитәме?

— Дәүләт теле буларак,минемчә, телебезгә игътибар җитеп бетми. Ике дәүләт теле булуга карамастан,  икесенә ике караш. Дәүләт оешмаларыннан алып, гади кибетләрдәге кибетчеләр сөйләме рус теленә кайтып кала. Бу үз чиратында ата-аналарда “татар теле кирәкми” дигән фикер тудыра, -дип тәмамлады әңгәмәмебезне Казанның  78 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Гөлназ Рәис кызы.

Укытучыларның сөйләгәннәреннән шуны аңладым: туган телгә мәхәббәт гаилә тәрбиясеннән башлангыч ала, ә дәүләт тарафыннан исә аны яхшылап өйрәнүгә, ихтирам итүгә ихтыяҗ тудырыла.

Юкка гына халкыбыз “Ана баланы ике тудыра-бер кат – тән биреп, икенче кат – тел биреп!”-димәгән бит.

Ләлә ЗАКИРОВА. КФУ ЖУРНАЛИСТИКА ҺӘМ МЕДИАКОММУНИКАЦИЯ ЮГАРЫ МӘКТӘБЕ МАГИСТРЫ.