Туган телем тылсымлы

Туган тел, нинди саф һәм бөек син! Күпме авырлыклар аша үттең син, сине изделәр, юк итергә теләделәр, кимсеттеләр, ләкин син бирешмәдең, көрәштең. Синең юлыңны бер яктан томалап куйсалар, тау астыннан бәреп чыккан чишмә сыман, яңа юл табып иреккә чыга идең. Синең турында дистәләгән, йөзләгән фикерләр, мәкальләр бар, әмма алар берсе дә синең бөтен сыйфатларыңны, серләреңне  ачып җиткерә алмыйлар.

Иң татлы тел — туган тел, 
Анаң сөйләп торган тел.
Чыннан да, ана теленең моңын, аһәңен  аңлау өчен кайвакыт бер бишек җырын ишетү дә җитә, күңел ләззте кичерергә теләсәң, халыкта йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә төшер, шагыйрьнең күңеленнән моң булып агып чыккан шигырьәрен укы. Туган телнең тагын бер мөһим сыйфаты – ул  кешене бала чагыннан  үк тәрбияли, аны матур итеп, назлы итеп сөйләшергә өйрәтә, әдәплелеккә өйрәтә, юкка гына  бабаларыбыз элек-электән “Әдәп башы — тел.” – дип, әйтмәгәннәр.
Ана телебез тарихи гыйбрәтләрен, бабаларыбызның безгә васыять итеп әйтеп калдырган сүзләрен безгә җиткерү өчен шул кадәр зур эш башкара, моны бәяли алырлык үлчәмнәр юк.  Әмма шунсы кызганыч, күпме авырлыклар аша утсә дә, Заман ихтыяҗына сылтап, күпме яңа, чит сүз өстиләр аңа, ә бит безнең үзебезнең телебездә күпме аны алыштырыр сүз бар, нигә соң без аларны кулланмыйбыз? Күп кенә милләтләр үз телләре законнары нигезләренә туры китереп яңа сүзләр төзиләр, ә без аларны үзебезгә алабыз да куябыз. Ул бит безнең әдәби телебезне боза, кытыршылы итә.
Ана телебездә уйлыйбыз,кайгырабыз, шатланабыз без. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларны иркәлибез, туганнарыбыз белән аралашабыз. Аның матурлыгына,тирәнлегенә ныграк төшенгән барган саен, күңелдә соклану һисе арта.  Телне йөзек кашы белән генә чагыштыру да аздыр. Ул милләтнең җаны. Ул үлсә, милләт тә яшәми. Ул тел авырса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк.

Рания Губайдуллина