Тукай көне ничек үтте?

Бүген республикабыз башкаласы – Казан, Тукай белән яшәде һәм яшьнәде. Сөекле шагыйребезне искә алу чаралары иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте.

IMG_8626

Иртәнге 9да иҗади интеллегенция вәкилләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Анда КФУ ректоры Илшат Гафуров та катнашты. Аннан ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар инстиутында Г. Тукайның тууына 130 тулуга багышлап үткәрелгән Бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләде.

IMG_8648

Бу чараның үзенчәлеге: анда Татарстан укучылары гына түгел, бөтен Россиядән дә катнашучылар бар иде. Конкурска барлыгы 1200 эш сайлап алынган. Моның өчен махсус өстәмә эксперт-филологлар төркеме булдырырга туры килгән. Конкурс мәктәп яшендәге укучылар өчен генә исәпләнгән булса да – зур масштрабта үткән. Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, бу һәм башка бөтенрәсәй олимпиадалары нәтиҗәләре буенча университетка керүчеләргә БДИга өстәмә баллар булачак. Димәк, 130 ел үтүгә карамастан, Тукай яшь буында татар теленә, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләргә генә түгел, ә Россиянең мәртәбәле университетына юллама алырга да булыша икән.

Казаныбызда бөек шагыйребезнең туган көненә багышлап үткәрелгән чаралар моның белән генә тәмамланмады. Казан яшь тамашачылар театры бинасына Тукайның 1908 елда биредә тәүге тапкыр “печән базары яки яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын тәкъдим итүен белдергән истәлек тактасы эленде.

Tukay1

Чараларның иң күркәме – Шигърият бәйрәме – көндезге 12дә елдагыча М. Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәле янында башланды. Аны турыдан-туры трансляция аша “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналлары аша да карап булды. Анда татар шагыйрьләре һәм язучыларыннан кала Кырым, Тыва Республикаларынннан, чит илләрдән – Әзербайҗан, Иран, Казахстаннан һәм башка бик күп дәүләтләрдән килгән иҗатчылар да катнашты. Алар барысы да Тукайга дан җырлады, аны үзләренең шагыйрьләре дип атады, төрки дөньяда аның тоткан урынына олы бәя бирде.

 

Аннан бәйрәм тантанасы театр сәхнәсенә күчте. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул быелгы Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаекле шәхесләрне бүләкләде. Әлеге зур, мәртәбәле бүләккә рәссам, каллиграфия сәнгате остасы, Г. Тукай әсәрләренә төзелгән шамаилләр сериясе, мәчетләрне бизәү өчен Нәҗип Нәккаш, “Кош хокукы” шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен шагыйрь Газинур Морат һәм “Болгар: мең елга сузылган юл” композициясе өчен авторлар төркеме лаек дип табылды. Бүләкләнүчеләр арасында Казан университеты вәкиле – Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов та бар. Котлыйбыз!

nagrady

Шагыйрьнең туган көненә багышлап үткәрелгән чаралар моның белән генә бетми әле. Иртәгә шагыйрьләр, язучылар Г. Тукайның туган җире – Кырлайда булачак.

Ә 28 нче апрельдә татар журналистикасы кафедрасы студентлары тарафыннан ТР Журналистлар берлегендә Г. Тукайга багышланган шигырь бәйрәме үткәреләчәк.

Раил САДРЕТДИНОВ