Тукай премиясе үз лауреатларын тапты

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәм татар шигърияте бәйрәме. Казанда иртәдән бирле бәйрәм чаралары гөрләде. Алар гадәттәгечә Тукай скверында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Аннан соң Ирек мәйданында, М.Җәлил исемендәге татар Дәүләт академия опера һәм балет театры янында урнашкан тагын бер Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме үтте. Ә быелгы Тукай премиясен тапшыру тантанасы яңа гына эшли башлаган Казан Экспо үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында булды. 

Исемнәре Казан федераль университеты белән бәйле ике шәхес — язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, профессор Тәлгать Галиуллин һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы, профессор Айдар Фәйзрахманов быел бу дәрәҗәле премиягә лаек дип табылды. Лауреатларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Тәлгать Галиуллин үзе өчен премиянең әһәмияте танылу һәм киләчәккә илһамландыру булуын әйтте. Тәлгать Галиуллин премиягә «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен лаек.

«Минем өчен бу премия, беренчедән, танылу, икенчедән, киләчәккә илһамландыру. Киләчәктә тагын да дәртләнебрәк эшләргә һәм әсәрләремдә Тукайны, җәмгыятебезне тирәнрәк чагылдыруга этәргеч бирәчәк», — диде язучы.

«Иҗаттан беркайчан туктаганым юк. Көн саен иҗатта мин, пенсиядә булгач, күп өлешем иҗат эше», — ди Тәлгать Галиуллин.

Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улына Тукай премиясе татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен бирелде.

“Башта бик дулкынландым. Сәхнәгә ничек итеп очып менгәнемне дә хәтерләмим, ничек очып төшкәнемне дә хәтерләмим. Шушы бүләккә лаек булу шатлык. Чөнки моның артында бик зур хезмәт, бик күп гастрольләр, бик күп иҗади эш, минем 40 елга якын узган тормышым тора”, — дигән Айдар Фәйзрахманов «Татар информ» МА биргән интервьюсында.

Музыкант мәртәбәле бүләкнең нәкъ менә яңа ачылган Илһам Шакиров исемендәге залда бирелүенә шатлануын да әйтте. “Мин бүгенге көндә Илһам Шакиров җитәкләгән, Габдулла Тукай исемен йөрткән татар дәүләт филармониясендә аның эшен дәвам итүче сәнгать җитәкчесе булып торам. Без нәрсә эшләсәк тә, нәрсә генә кылсак та, безнең индикаторыбыз – беренчедән, Габдулла Тукай исеменә, икенчедән, Илһам Шакиров исеменә лаек булып эшләү”, — дип аңлатты лауреат.

Хәзер Тукай премиясе лауреаты буларак хезмәт итәргә насыйп итсен, дигән теләк җиткерде Айдар Фәйзрахманов.

Фото: «Татар информ» МА алынды