Тукай премиясен быел кем алыр?

1958 елның 10 нчы апрелендә ТАССРның министрлар советы тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирү турында карарга кул куела. Анда бу бүләк эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң яхшы булган әдәбият, рәсем, музыка әсәрләренә, театр һәм концерт оешмаларында башкару сәнгате өчен зур уңышлар өчен, шулай ук архитектура өлкәсендәге оригиналь һәм экономияле әсәрләр өчен бирелә дип язылган. Бүген бөек шагыйребез исемендәге әлеге премиягә ия булучылар арасында 185 шәхес һәм 3 коллектив бар. Быел бу олы бүләккә 13 шәхес һәм бер коллектив дәгъва кыла. Болар – архитектор Равил Айдаров, рәссам Нәҗип Нәккаш, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов, җырчы Гөлзада Сафиуллина,  язучылар Фәүзия Бәйрамова, Айдар Хәлим, Альберт Хәсәнов, Зиннур Хөснияр, Вакыйф Нуруллин,  шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллина, Шәмсия Җиһангирова, Җәүдәт Сөләйманов, Газинур Морат.

Һәр елны Тукай музеенда дәүләт бүләгенә дәгъва кылучылар белән очрашу була. Быел да искәрмә булмады. 23 нче мат көнне үткән очрашу кичәсендә 10 кандидат килгән иде.

Иң беренчеләрдән булып сүзне бүген Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов алды. Ул әлеге премияне Габдулла тукай тормышын һәм иҗатын чагылдырган спектакльләре: “Печән базары” – Р. Әюпов инсценировкасы, 2006 ел; “Зәйтүнәкәй” – Р. Батулла пьесасы, 2011 ел; “Әйт әле, күбәләк” – Т. Миңнуллин пьесасы, 2014 ел өчен тәкъдим ителә.

IMG_3909

Үз чыгышында ул “Печән базары спектакле – бренд спектаклебез. Ул 10 ел инде сәхнәдән төшми. Сезон шушы спекталь белән ачыла һәм тәмамлана. 2011 елда тамашачылар соравы буенча Тукай иҗатының һәм тормышының кайбер эпизодларын киңрәк күрсәтү өчен аерым спектакль кирәк иде. Аның пьесасын Р. Батулла иҗат итте. Шулай “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасы туды. Соңрак 2014 елда Туфан Миңнуллин пьесасы буенча “Әйт әле, күбәләк спектакле куелды. Ул жанры һәм форматы буенча да башка – мистерия. Балалар өчен махсус эшләнде”, – диде. Шунысы игътибарга лаек, “Печән базары” спектакле Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә үткән фестивальдә “Иң яхшы режиссура” номинациясендә җиңүче. Аны караучыларның күбесе Тукай образы аша үз шагыйрьләрен күрүләрен әйтә.

Милләтебезнең тыңгысыз көрәшче хатын-кызы Фәүзия Бәйрәмова бу олуг бүләккә “Кырык сырт: романнар” (Казан, Татар китап нәшрияты, 2005 ел), “Күчем хан: тарихи роман” (Казан, Татар китап нәшрияты, 2011 ел) китаплары өчен тәкъдим ителә. Ул сүзен болай дип башлады: “1986 елда мине Татарстан язучылар берлегенә кабул иттеләр. Шул елны “Болын” исемле китабым басылып чыкты.

y1cWonoiO3w

Шушы 30 ел эчендә 43 китап яздым. Шуның икесе шушы бүләккә тәкъдим ителә. Аларның икесе дә – тарихи романнар. Икенчедән – алар татарлар яшәгән өлкәләргә барып язылды: Урал, Себер, Чиләбе өлкәләре. Шунда яшәүче татарларны өйрәнеп, архивларда казынып язылды алар.” Фәүзия Бәйрамова тарихи романнар иҗат итүче беренче хатын-кыз. Ә китапларның эчтәлегенә килсәк, “Күчем хан” романын язу өчен Ф. Бәйрәмова Омск, Тубыл шәһәрләре архивларында казына. Романның төп идеясе – Себерне Ермак басып алган, Күчем хан начар булган дигән әкиятне юкка чыгару тора. “Кырык сырт” романында исә 1931 елда сөргенгә сөрелгән 100 мең татар турында. Аяныч, кызганыч, үзәк өзгеч язмышлар, вакыйгалар сурәтләнә биредә. “Татар язучылары олыгайгач 2 генә әйбер турында язарга тиешләр: кол ителгән милләтнең азатлыкка омтылышы һәм дәүләтен югалткан милләтнең аны торгызуга омтылышы,” – диде аманәт итеп чыгышы ахырында Ф. Бәйрәмова.

Шактый ялкынлы чыгыштан соң сүзне шагыйрә Флера Гыйззәтуллина алды. Ул “Яну дәверләрендә: поэма-трилогия” (Казан: Татар китап нәшрияты, 2013), “Башкаемда – дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар” (Казан, Татар китап нәшрияты, 2007 ел) китаплары өчен дәгъва кыла. “Әтием көрәшче иде, үзем дә көрәш шигырьләре язам. 85 яшемә җитеп минем бер көн дә көрәшмичә калганым юк,” –  диде шагыйрә. Авыр тормыш юлы үтсә дә Ф. Гыйззәтуллина үзенең иҗат маршруты итеп Арча-Азнакай-Актаныш якларын саный.

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова исә бу бүләккә “Илаһият: шигырьләр” (Казан, Татар китап нәшрияты, 2011 ел), “Бәхетең үз кулыңда: җырлар” (Казан, “Рухият”, 2012 ел) басмалары өчен тәкъдим ителә. “Барлыгы 8 китабым басылып чыкты. Ирекле иҗатчы кебек шигырьләр язып утырырга туры килмәде.

SHG-300x160

Гомеремнең 23 елы милләтебезгә хезмәт итеп Татарстан радиосында, бүген Болгар радиосында дәвам итә. Халкыма үземнең авызымнан өзелеп төшкән һәр кәлимә сүз, үз-үземне тотышым, тапшыруларым белән ниндидер азык, илаһи рух бирәм дип тырыштым”, –  диде ул чыгышы башында. Шунысы кызыклы, шигырь китаплары 2000нән дә артык тираж белән чыкмаганда, Ш. Җиһангированың “Бәхетең үз кулыңда” китабы 5000 тираж белән чыга. Биредә аның 1000нән артык шигыре керә, күпчелеге җырлар. “Без бүген иманны югалта төштек, яшьләребезне дөрес итеп тәрбияләргә тиешбез. Шигъриятемдә шушы тема киң яктыртыла. Без башка милләтләр арасында башны горур күтәреп йөрү өчен күркәм гамәлләр кылырга тиеш”, –  дип билгеләп үтте шагыйрә.

Казан архитектура-төзелеш университеты профессоры Равил Айдаров бу премиягә “Казанский деревянный дом XIX – начала XX веков в акварели и графике: издание второе дополненное” тарихи-архитектур монография, Борынгы Казан архитектурасын тасвирлаган, биналар, урамнар күренешләре, архитектур графика эшләре өчен тәкъдим ителә. “2009 елда әлеге тема буенча диссертация якладым. Моның белән мин Казанга күченеп килгәч кызыксынып киттем. Әле 20 нче гасырның 70-80 елларында да Казанның 70% ы диярлек агачтан иде. Билгеле бер сәбәпләр, сәясәт аркасында без күп байлыктан мәхрүм калдык.” –  диде ул үз чыгышында.

Г. Тукай шигырьләре файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, “Ярдәм”, ТР Түбән Кама районы Шәңгәлә һ.б. мәчетләрен бизәгәне өчен тәкъдим ителгән Нәҗип Нәккаш үз чыгышында:  “Ни өчен мин Тукай иҗатына мөрәҗәгать иттем? 90 нчы елларда бездә гарәби каллиграфия яңартыла башлады. Г. Тукай әсәре белән беренче эшем “Мирас” журналында басылып чкты. Сөембикә манарасына ай куелуга багышланган иде ул. Уртада – Коръәннән аять: “Хаклык килде, ялган юкка чыкты”, кырыйда – Тукайның шигъри юллары: “Мондадыр безнең бабайлар, түрләре почмаклары, мондадыр дәртле күңелнең нурлары, оҗмахлары. И Казан, дәртле Казан, нурлы Казан, моңлы Казан дигән юллары иде ул. Шуннан соң журналда 10 лап эш чыгардым. Бу нигездә татар халкын әхлакка, югары хезмәткә өнди торган шигырьләр иде”, –  диде.

ТР Милли музее тарафыннан Г. Тукай премиясенә “Сайланма әсәрләре” өчен язучы Вакыйф Нуруллин да тәкъдим ителә. Без аны “Шинельсез солдатлар”, “Җавап бир, Кеше”, “Аккан су юлын табар” исемле әсәрләре аша беләбез. Язучы тарафыннан барлыгы 10 повесть иҗат ителгән. Үзе әйтүенчә, әсәрләре укыла, халык тарафыннан сорау зур. Китаплары кибет киштәләрендә дә озак ятмый икән. Вакыйф абый халыкка Г. Тукай исемен, аның мирасын җиткерүдә, кайтаруда да күп эшләр башкарган кеше. Бөек шагыйребезнең 100 еллыгына багышлап аның музеен тәртипкә китерүче, Мәскәүдән рөхсәт булмыйча торып та юбилей көннәрендә үз өстенә зур җаваплылык алып рәсемле “Шүрәле” китабын бастыручы да ул.

Иң оригиналь чыгыш ясаучы Гөлзада Сафиуллина булды. Ул үз чыгышын “Киң бит Төрки даласы” дигән җыр белән башлады, Флера Гыйззәтуллина иҗат иткән “Арча гимны”  белән тәмамлады. Г. Сафиуллина премиягә татар халкының рухи мирасын пропагандалаганы, “Сөембикә варислары” (1999-2015 еллар) фестивале оештырганы һәм “Үлемсез ил җыры” (2007 ел) патриотик җыр башкарганы, “Илаһи моң” (2014-2015 еллар) рухи мирас проекты, шулай ук “Әй, киң төрки даласы” (2013 ел) концерт программалары өчен дәгъва кыла.

stud3-2

“Минем иҗатымда җыр сәнгате буенча 70% бушка эшләдем. Шушы җыр аша мин халкыма, балаларыма, милләтемә булган мәхәббәтемне һәм халкымны яратуымны тапшырырга тырыштым. Мин шырдый-бырдый җырлар җырламадым. Мөнәҗәтләр, халык җырлары җырладым. Бөек композиторларыбыз әсәрләрен башкардым һәм беренчеләрдән булып дөньякүләм аренага чыгардым”, –  дип Америкада, Байконурда, Балтыйк буе илләрендә концерт куюларын грурланып сөйләде Гөлзада апа. “Тукай премиясе бәлки безгә бирелмәс тә, беләбез инде аның ничек бирелгәнен, әмма моннан файдаланып милләтемә җанны борчыган фикерләрне җиткерәсем килә. Мине бигрәк тә татар җыр сәнгатенең бүгенге халәте борчый. Ул мондый булмасын иде, чөнки җыр – халыкның җаны,” – диде ул ачынып җыелганнарга мөрәҗәгатендә.

Айдар Хәлим премиягә “Өч аяклы ат”, “Кыйбла”, “Казыктагы тальян”, “Татар вакыты” романы һәм “Кыйбла”, “Татар моңы” китаплары өчен тәкъдим ителә.

2217CC46-A6B8-489E-A6E6-864FE9D46489_mw1024_s_n

“Әгәр минем кулымнан килсә мин һәр татар әгъзасына 1 түгел, 10 Тукай  бүләге биргән булыр идем, – диде ул үз чыгышын озакка сузмыйча.

 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия” (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012 ел) китабы өчен тәкъдим ителгән язучы Зиннур Хөснияр дә күп сүзле булмады. Музейга китапларын бүләк итеп ул үз чыгышын 1 минутлык шигыренә сыйдырды.

Быелгы Тукай бүләген кем алыр без моны 26 апрельдә беләчәкбез.

Раил Садретдинов