Тукай премиясенә кандидатлар

Һәр елның 26 апреле татар халкының рухи тормышында гаять зур урын алып торган тантаналы көн булып хәтергә кереп кала. Бу көнне без әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкыган, дистә елдан аз гына артык сузылган иҗат гомерендә милләтебезне бер гасыр буе рухландырырлык, уйландырырлык кыйммәтле мирас калдырган күренекле шагыйребез – Габдулла Тукайны искә алабыз. Һәм инде татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә аеруча зур уңышка ирешкән шәхесләрне Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләүнең дә шушы датага туры китерелүе символик вакыйга буларак кабул ителә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия карары буенча, быелгы 2018 елда әлеге премиягә тәкъдим ителүчеләр дип түбәндәге шәхесләр аталды:

1) язучы, тәнкыйтьче Әхәт Гаффар (2013 елда дөнья күргән «Олы юлның тузаны» романы һәм «Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр» һәм 2016 елда басылган «Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» китаплары өчен);

2) язучы Камил Кәримов (2015 елгы «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр» һәм 2016 елда дөнья күргән «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» китаплары өчен);

3) язучы Зиннур Хөснияр («Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия», 2012; «Гарасат: роман-дилогия», 2014 һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар», 2016 китаплары өчен);

4) Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы: директор һәм баш режиссер Рөстәм Галиев, баш рәссам Булат Насыйхов, артист Гүзәл Шәмәрдәнова (Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесте буенча куелган спектакль өчен);

5) рәссам Михаил Кузнецов («Белые холсты. Народы Поволжья» эшләре сериясе өчен);

6) рәссам Александр Петров («На стихи Тукая», «Памяти Булгар», «Из детства» серияләре өчен);

7) рәссам Мәдияр Хаҗиев («Татар хатын-кызлары» сериясе өчен);

8) коллекционер Абдулла Дубин («Казань на старинных открытках», 1994; «Казан историческая: альбом», 2004; «Старая Казань и ее окрестности», 2011; «Две Казани», 2013; «Старая Волга: ее люди, ее суда, ее судьба…», 2012; «Астрахань историческая», 2005 китаплары өчен);

8) «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең иҗат төркеме: Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуанов (Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга керткән зур өлешләре өчен).

Татар җәмәгатьчелеге шушы кандидатлардан кайсыларының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булганлыгын шагыйрьнең туган көненә багышланган тантаналы чарада беләчәк.

Ләлә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.