Тукай тәрҗемәчесе Венера Думаева-Вәлиева белән очрашу

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек Г.Тукай иҗатын тәрҗемә иткән шәхес – Венера Саляховна Думаева-Вәлиева кунакта булды.

Венера Саляховна белән очрашуның нәкъ Казан федераль университетында оештырылуының нигезле сәбәбе дә бар: ул үз вакытында (1952-1957 еллар) Казан дәүләт университетында тарих-филология факультенда белем алган. Венера Саляховнаның тормыш иптәше — Камил Әхмәт улы Вәлив танылган физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия фәннәр академиясе академигы. Ул да 1954 елда Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлаган, шунда ук  аспирантурада укыган. 1953-1964 елларда Казан педагогика институтында кафедра мөдире дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес; аннан соң профессор, СССР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, академик, «Микрон» молекуляр электроника заводының беренче директоры һәм башка югары дәрәҗәле урыннарда эшләгән атаклы галим.

Хөрмәтле кунагыбыз Венера Саляховнаның тәрҗемәчелек эше, әлеге хезмәткә килүе хакында безне бер язма кызыксындырды: “Икетелле мохиттә яшәсәң, тумыштан үзеңне тәрҗемәче итеп тоя башлыйсың. Мин дә тумыштан, алган филологик белемем һәм эчке тоемлавым белән тәрҗемәчемен” – дип яза Венера Саляховна. Ләкин тәрҗемәчелек эшенә шактый соң, 40 яшьләрендә генә алына, сәбәбе – М.Җәлил шигырьләренең шулкадәр камил булмаган тәрҗемәсе белән танышу була. – “Әлеге тәрҗемәне мин үземне түбәнсеткән кебек кабул иттем, үземне шунда беренче тапкыр чын татар кешесе итеп тойдым”-, дип яза тәрҗемәчелек эшенә беренче адымнары турында Венера Саляховна.

Очрашу “Тукайның Җаек мәхәббәте” дип аралган лекция формасында оештырылды. Венера Саляховна танылган шагыйребез Габдулла Тукайның Җаек шәһәрендә 1906-1907 елларда чыккан “Әл-гасрел җәдит” журналында басылган бер шәлкем шигырьләренең тәрҗемәләре белән таныштырды. Әлеге тәрҗемәләрнең Тукай шигырьләренең бөтен рухын, җанын ачып биргән булуы тыңлаучыларны әсир итте. Очрашу ахырында Венера Саляховна үзенең тәрҗемәсендә тагын берничә шигырь укыды һәм әлеге очрашуга бик дулкынланып, теләп килүе, үзенең күптәнге хыялының тормышка ашуы хакында хәбәр итте.

Татар әдәбияты кафедрасы.