Тукайга мемориаль такта кайда эленәчәк?

      Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан республикабызда күп төрле чаралар үткәрелгәнлеген беләбез. Хәтта Тукайга багышланмаган чаралар да шагыйребезнең шигыръләрен укымыйча һәм “Туган тел” не җырламыйча үтми, әлеге җыр чараларның гимнына әверелде дисәм дә, ялгыш булмас.

Әлеге чаралардан безнең Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты да читтә калмады. Иң элек “Тукай укулары” һәм  “Син Тукайны беләсеңме?” олимпиадасының интернет туры булды. Анда Татарстаныбызның төрле шәһәр-авылларыннан һәм шул исәптән Казан шәһәреннән дә 792 унберенче сыйныф укучысы катнашты, шуларның 300 дән артыгы икенче турга үтте һәм 15 нче апрель көнне институтыбыз бинасында янәдән үзләрен сынап карадылар. Шул ук көнне студентларыбыз Тукай каберенә зыярат кылып, чәчәкләр куеп, зыялылар белән шагыйребезне искә алып кайттылар.

CWYVeaYigOs

13 нче апрель көнне төрле югары уку йортларыннан килгән студентлар белән беррәттән институтыбыз студентлары да Тукайга багышланган конференциядә бик эчтәлекле һәм мәгънәле докладлары белән чыгыш ясадылар. Алар шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын төрле яктан ачып, аны башка каләмдәшләре белән чагыштырып тикшергәннәр.

DSC03443

 

16 нчы апрель көнне Горький паркында үткән “Тукай һәм казанлылар” дип аталган  флешмобта  шәһәребездә яшәүчеләргә, килгән кунакларга Габдулла Тукайга кагылышлы сораулар бирелде, хәтта кайберләре аның шигырьләрен дә укыдылар. Без шундый гәтиҗәгә килдек: шагыйребезне беләләр, аны халкыбызның бөек шәхесе икәнен таныйлар, шагыйрь иҗатыннан ерак түгелләр.

DSC03805

26 нчы апрель, иртәнге 9 сәгатьтә, Пушкин урамында урнашкан Тукай скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Аннары Яшь тамашачы театрында Габдулла Тукайның биредә беренче булып  “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укыганлыгын белдергән мемориаль такта эленәчәк. Шулай ук Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да шигырь бәйрәме белән беррәттән “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән олимпиаданың җиңүче һәм призерларын бүләкләү тантанасы да узачак.

Энҗе РИЗВАНОВА

Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 нче курс студенты.