Тукталган вакыт

Кеше гомере тукталып тора аламы? Әлеге сорауга кистереп кенә төгәл итеп җавап биреп булмыйдыр ул. Һәркемнең үз тормышы, “тукталу” төшенчәсен дә һәркем үзенчә аңлый. Кайберәүләр андый “тукталышларны” сизмичә дә узып китә, ә кайберәүләр вакыт тукталуын ниндидер “тормыш дәресе”нә тиңлиләр. Ничек кенә булмасын, болар барысы да — адәм баласына Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынаулар.

Көзге кич. Агачлар яфракларын коеп, шәрә калганнар, кырда урып-җыю эшләре төгәлләнгән, тик әле җиһанга кар бертекләре кагылмаган. Кыскасы, җир өсте бушап, соры төскә кереп калган чак. Көннәр дымлы, салкын, җиләс.

Эштән соң, бертуган абыем, җиңги белән авылга кайтырмын дип планнаштырган идем. Иптәш кызымны да кунакка алып кайтырга булдым. Шулай итеп, кич кырын без юлга чыктык. Караңгы төшкән иде инде, аз гына яңгыр сибәләп тора. Абый рульдә, җиңги аның янәшәсендә утырган, дус кызым белән без артта. Тәрәзәдән кырыңгылык һәм машина утлары яктырткан юлдан башка берни күренми. Кайтабыз без шулай, авылга кайтып җитәргә күп калмавын чамалыйм, шуңардан сөенеп алга, машина утлары яктырткан юлга карап барам. Кинәт безнең алдыбызда соры арба пәйда булды. Соңрак ачыкланганча, әлеге арба сөт ташучы трактор булган. Әлеге күренеш 2-3 секундлык мизгел. Арбаны күреп алганда, трактор белән машинаны 4-5 метр ара гына аерып тора иде. Бәрелешмәс өчен, абый рульне уң якка борды. Без асфальт кырыеннан, трактор белән орынышмыйча, аны узып, тракторның алдына чыктык. Әлеге кискен борылыштан соң, машина юл өстендә берничә мәртәбә әйләнгәч, дамба астына очты. Анда исә, кабаттан әйләнеп капланды. Шушы яшен тизлеге белән барган вакыйгалар машина эчендә тукталган вакыт рәвешендә. Һәрбер борылыш, хәрәктәне тоясың, тәгәрмәчләрнең туктарга тырышып сызгырган тавышын да ишетәсең, эшнең кая бара икәнлеген дә аңлыйсың тик бик теләсәң дә берни дә эшли алмыйсың. Чарасызлык… Әлеге хис белән минем беренче очрашуым иде.

Елаган тавышка уянып киттем. Күзләремне ачсам, зәп-зәңгәр төтен, кан эзләре. Машина түбәсенә капланган. Башта мең төрле уй. Үземне түгел, иң беренче чиратта иптәш кызымны һәм бала көткән җиңгине уйлыйм. Нишләргә? Мин ишек тоткасын эзләргә тотындым, билгеле ишек ачылмый. Абыйга “тәрәзәне ват” дип кычкырам. Шул чакны безне машинадан өстерәп чыгардылар.

Яланаяк юеш көзге чирәмдә басып торам. Бу мизгелдә минем өчен вакыт тукталган иде. Ышанып та булмый. Нәрсә соң бу? Төшемме? Өнемме?..

Сорау туа. Ни сәбәпле кайбер кешеләр юлда үзләре өчен җавап тота алмыйлар. Шушындый бәхетсезлек очраклары юлда йөргән һәркемнең тормышына яный. Игътибарсызлык, ваемсызлык аркасында син бит кемнеңдер гомерен өзә, аңа зыян сала аласын. Сүзем, утларын кабызмыйча юлга чыккан трактор йөртүчесе турында. Барлык җиһазлары эшли торып, нигә соң ул аларны кулланмый? Нигә ут яктырткычларын кабызмаган? Кечкенә генә игътибарсызлыкларнын нәтиҗәсе булып, төзәтеп булмаслык ялгышлар ясалырга мөмкин.

Кызганыч ки, юл хәлакәтләренең саны аз түгел. Рәсәйдә 2018 нче ел нәтиҗәләренә караганда, аларның саны 168.099га җитә. Кагыйдәләрне бозмыйча, исән-имин йөрик юлларда. Башкалар тормышына битараф булмыйк.

Диләрә Фәттахова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://gtrk.tv/sites/default/files/news/155777/preview-184676478