Тулай торак хуҗасы

Тулай торакта яшәгәннәр беләдер, белмәгәннәр өчен – биредә сиңа иң якын дус булырга тишеле кеше ул — вахтер. Эчең авыртса да, җылы су ник булмавын беләсең килсә, кунак кертәсе булса да ул кирәк. Әле кичен клубларга йөрергә яратасың икән, аның белән туганлашсаң да була…

Безнең тулай торакның өч вахтеры бар – Әлфия, Нина һәм Светлана апа. Кайсыдыр тегү фабрикасында мастер булып эшләгән, берсе бухгалтер, икенчесе – сатучы булган. Араларында иң тәҗрибәлесе Әлфия апа. Ул инде бу тулай торакта 4 нче ел хезмәт итә:

– Бүгенге көндә мин пенсиядә. Эшкә ялгызлыктан качып килдем. Өйдә көне буе утыра башласагыз аңларсыз. Монда ичмасам яшьләр белән аралашам, энергия туплыйм, – ди ул.

Үз чоры белән безне чагыштырдылар да, өчесе бер тавыштан: “Яшьлекнең тәмен дә, кадерен дә белмисез”, – диләр. – СССР заманында кызларга балконнардан керәләр иде, бер-ике булса да сугышулар була иде. Ә хәзер тын-тавышыгыз чыкмый. Әллә бик каты яшеренә беләсез, әллә чынлап күңел ача белмисез”, – дип өстәде Нина апа. Ул әлбәттә сугышып, эчеп йөрегез дими, бары тик яшьләрнең гомере заяга узуын кызгана.

– Бер-ике ел элегрәк егет-кызлар җыелышып җырлыйлар-бииләр иде ичмасам, хәзер анысы да бетте. Барыгызда интернетта утырасыз, хәтта вахта каршыннан үткәндә телефонга карап, исәнләшми, саубуллашмый үтүчеләр бар.

Нина апа белән сөйләшкәндә төнге хәлләр турында да сорадым. Төнлә йоклыйсы килмимени, дим?

– Килә. Эшең булгач түзәсең инде. Төнлә белән безнең төп эшебез бар этажларны да карап чыгу. Һәр этажда газ плитәләрен карыйбыз, утларны сүндерәбез. Шулай ук соңга калып кайтканнарны теркәп барабыз.

Ни генә димәсеннәр, тулай торакка соңга калып кайтучылар да бар, билгеле. Вахтерша апаларыбызның үзләренең статистикасы да бар. Студентлар гадәттә төнге бер белән ике арасында, һәм иртәнге биш-алты тирәсендә кайта.

– Төнлә күбрәк кызлар йөри. Нинди галәмәттер ул. Иртәнге дүрт-биштә кызлар кайта башлый. Безнең заманда кыз кеше өчен болай йөрү оят иде… Кайвакытта үзләренә дә әйтәм инде, сезнең бит әле әни буласыгыз, ир хатыны буласыгыз бар дип – үпкәлиләр.

Дөрес, алар кайвакытта әти-әни кебек орышып та ала. Соңга калып кайтсаң, башка киеп йөрмәсәң шелтәле караш ташлыйлар. Моннан чыгып, аларның чынлап та тулай торак хуҗалары икәнен аңлап була.

Лиана Мәрданова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.