Тулай тораклар студентларны кабул итәргә әзерме?

КФУ ректоры Илшат Гафуров тулай торакларны яңа уку елына әзерләү барышы белән танышты. 

Татарстанда «Worldskills» чемпионатын үткәрү «Универсиада авылы»ның күпчелек бүлмәләрендә ремонт эшләү һәм яңарту мөмкинлеген бирде. Ремонт барлыгы 600 миллион сумнан артыкка төшкән.

 

Бу акчага Казан университеты тарафыннан 21 бинадан алтысы ремонтланган. 60 миллион сумга яңа мебель, инвентарь сатып алынган.

Башта чемпионат катнашучылары һәм аннан соң студентлар яшәячәк бүлмәләрне караганда Илшат Гафуров хәзерге студентларның яшәү шартлары аның чагындагыга караганда күпкә аерылуын әйтте.

Моннан тыш КФУ ректоры университетның башка тулай торакларында бара торган ремонт эшләре белән дә таныштырды. Ул вузның үз хисабына үткәрелә. КФУ тулай торакларында нинди эшләр барганлыгы турында күчмә утырыш катнашучылары Кызыл Позиөия урамында күзәттеләр.

Студентлар шәһәрчеге территориясендә зур ремонт эшләре бара. Төп бурыч — бүлмәләрне җылыту, тәрәзәләрне алмаштыру һәм инфраструктураны яңарту. Матурлау гына түгел, уңайлыклар тудыру да мөһим. Студентлар шәһәрчегендә ремонт эшләре тулай торакка урнашканчы бетәргә тиеш. «Универсиада авылы»ндагы тулай торакларга килгәндә, анда студентлар «Worldskills» чемпионаты үтәгә урнаша ала.

Университет тарафыннан уңайлы шартлар тудыруда куелган көч бу өлкәдәге барлык проблемаларны да хәл итми. КФУга читтән килеп укучы студентлар өчен өстәмә урыннар кирәк. Яңа тулай торак төзү планы үз актуальлеген югалтмый. Бүген ректор тарафыннан илебезнең алдынгы оешмалары белән студентлар һәм аспирантлар өчен арендалы торак төзү турында сөйләшүләр алып барыла. Яшәү өчен бер өлешне университет, икенчесен — студент үзе түләр дип планлаштырыла.