«Тычканлы — мәчеле»уйнау

Ниндидер бер өлкәдә үз өстеңдә эшләү, камилләшү нәтиҗәлерәк булсын өчен шул өлкәдә уңышка ирешкән чын профессионалларны белү, алардан киңәшләр ишетү, аларның эш алымнары белән таныш булу кирәк. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә моны яхшы беләләр. Бу уку елыннан әлеге уку йорты студентлары өчен атна саен махсус мастер-класслар уза башлаячак. Кунакка танылган, республикабызның әйдәп баручы журналистлары, реклама белгечләре, җәмәгать эшлекләре килер дип көтелә. 20 сентябрь көнне татар  журналистлары өчен шундый беренче мастер-класс узды. Аның төп герое иң популяр татар сайты булган Матбугат.ру җитәкчесе Данил Сәфәров иде.

Кем тычкан, ә кем мәче?

Мастер-класс темасы «Җиңел һәм җитди матбугат, яки журналистикада тычканлы һәм мәчеле уйнау» дип аталган иде. Данил Сәфәров, татар журналистикасы бүлеге укытучылары һәм 1-4 нче курс студентлары бу турыда җанлы сөйләшү алып бардылар. Мастер-класс дәвамында күп кенә кызыклы һәм кыю фикерләр ишетелде. «Бүгенге көндә матбугатта җитди темаларга караганда җиңелләренә өстенлек зур. Бу хәзерге заман, анда яшәгән кешеләрнең уй-фикерләре белән аңлатыла. Халык уйландыра торган, катлаулы язмалар укымый. Аңа кайсы артистның кайда ял итүе кызыграк», — дип башлап җибәрде Данил Сәфәров чараны. Һәрбер матбугат чарасының, бигрәк тә шәхси газета яки сайтларның язмышы турыдан-туры укучыларга бәйле. Шуңа күрә укучының теләге белән исәпләшми ярамый, ди ул. Ә журналистикада тычканлы һәм мәчеле уйнауга килгәндә, тычкан — ул мәгълүмат, ә мәче — укучы. Ягъни укучының мәгълүматны үзе эзләп табуын «Тычканлы яки мәчеле»уйнау дип атарга мөмкин. Тычканлы һәм мәчеле уйнауның бер мисалы — анонс бирү. Ягъни социаль челтәрдә теге ки бу сорауны язып куялар, ә җавабын сайтка урнаштыралар. Һәм кеше җавабын сайтка кереп укый. Димәк, мәгълүматны үзе эзләп таба. «Бу адымның тагын бер уңай ягы бар: бирелгән сорауга җавап табу хисабына сайтка керүчеләр саны арта. Ә сайтның яшәеше турыдан-туры шуңа бәйле», — диде кунак.

img_4750

Интернет VS Гәҗит

Чарада шулай ук бүгенге көндә татар матбугатында иң мөһим булган бер проблема: интернет һәм басма матбугат турында да сүз булды. Татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе Васил Гарифуллин башлап җибәрде аны. Ул студентларга «Сез мәгълүматны каян аласыз?», дип сорау бирде. Күпчелек студентлар, әлбәттә, интернет, дип җавап бирде. Мастер-класста шулай ук кафедраның ветераны, танылган журналист, профессор Илдар абый Низамов та катнашты. Ул да бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.r21a6045«Минем үземнең интернетка карашым ике яклы. Бер яктан, мин аны, әлбәттә, яратмыйм. Чөнки мин — газета-журнал кешесе. Миңа мәгълүматны басма матбугаттан алу рәхәтрәк. Әмма икенче яктан, интернет — замана таләбе. Хәзер бөтен тормышыбыз белән ул идарә итә дисәк тә ялгыш булмас. Һәм интернеттан мәгълүмат алу бик уңайлы! Бик! Тик ничек кенә булмасын, татар милләте яшәгәндә, басма матбугат әле яшәячәк! Бу — Россия һәм Европа фикере түгел. Татар язмышы турыдан-туры басма матбугатка бәйле», — дип сөйләде Илдар абый.

1 секунд 10 елны бетерә ала

Чарада студентлар тагын бер проблема күтәрде: интернетта татар телендә мәгълүмат таратучы чыганакларның сыйфаты. Алар фикеренчә, татар сайтларының сыйфаты, эчтәлеге яхшырса, укучылар саны тагы да артыр иде. Ә бу исә, телебезнең, милләтебезнең үсүе, саклануы дигән сүз. Шулай ук чара барышында Матбугат.ру сайтын «Бизнес Online», «TatCenter» кебек рус матбугат чаралары белән дә чагыштырдылар һәм алардан үрнәк алырга тәкъдим иттеләр. Кунагыбыз Данил Сәфәров исә, бу уңайдан болай дип җавап бирде: «Әлеге мәгълүмат чаралары кебек булуның мәгънәсен күрмим. Алар халыкның бу өлкәдә ихтыяҗын 100% үти. Аларны урысы да, татары да укый. Шуңа күрә татар телендә андый мәгълүмат чарасы укылмаячак. Гомумән әйткәндә, матбугатта үзгәрешләр аудитория санына бик нык тәэсир итә. Шуңа күрә дизайнны, эчтәлекне гел үзгәртеп тору кирәкми. Һәм шуңа күрә дә матбугат чаралары үзгәрешләргә бик бармый. Гел үзгәртеп торсаң, «Татарстан яшьләре» күптән «Татарстан картлары» булырга тиеш иде инде. Мин дә Матбугат.руның хәтта логотибын да үзгәртмәячәкмен. Чөнки 1 секунд эчендә 10 еллык хезмәтем юкка чыгарга мөмкин».

img_4742

Алга таба адымнар нинди?

Мастер-класс ахырында Матбугат.ру сайты һәм Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе киләчәктә хезмәттәшлек турында да килештеләр. Данил Сәфәровны исә сез, Матбугат.рудан тыш, якын арада ТНВ каналының «Адымнар» тапшыруында «Кадак» сәхифәсендә күрә алачаксыз. Ул әлеге сәхифәнең даими алып баручысы булган иде, кабат булачак. Үз эшенең остасы булган, замана таләпләренең һәммәсенә җавап биргән Данил абыйга киләчәктә дә уңышлар телибез һәм тагын кунакка көтеп калабыз!

Ә татар журналистларына киләсе мастер-классны ТНВ каналы генераль директоры Ильшат Әминов уздырачак. Көтәбез! Төгәл бер атнадан очрашканчы!

Илгиз Шәкүров, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр

югары мәктәбе 1 нче курс студенты