Тылсым артыннан — Горький паркына

31 июль көнне Казан Россиянең иң тылсымлы шәһәренә әвереләчәк. Бу көнне Горький исемендәге паркта фокусчылар фестивале уза, дип хәбәр итә оештыручылар.

Әлеге вакыйга Татарстан башкаласы кабул итәчәк беренче иллюзия сәнгате фестивале булачак.

Фокус күрсәтүчеләр фестивале — әлеге тылсым сәнгате осталарының гаҗәп фокусларын үз күзләре белән генә күреп калмыйча, тамашачыларга үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә.

Әлеге чарада катнашырга теләүчеләргә теркәлү узарга кирәк.