Тынлык, кытай мәкале һәм дуңгыз балалары. Стресстан котылу өчен 4 киңәш

Ул килә. Ашыгып, кабаланып түгел, ә акрын гына, һәр адымын санап кына якынлаша. Күр! Инде тулай торак баскычыннан ук үрмәли башлады. Бетте баш! Ул күңел тынычлыгыңны алып, төн йокыларыңны йоклатмас, нерв күзәнәкләренең соңгыларын чүпләп алып китәр өчен килә! Һәр яз саен. Һәр студентка. Һәм  аның исеме – …. дәүләт имтиханы!

Йә, ярар! Тапкансың куркыр нәрсә! Кем башыннан узмаган инде ул? Безгә чаклы да тапшырганнар, бездән соң да имтихан дип янып-көеп йөриячәкләр. Булыр әле! дип үз-үзеңне тынычландырып бетерүең генә була,  курку катыш эч пошу кабат әйләнә дә кайта. Нәкъ Салават абый җырындагы кебек. Килә ява, килә ява. Таныш хәлме? Әлбәттә! Ә бит гомер бер генә, нерв күзәнәкләренең дә лимиты бар, ди галимнәр. Шуңа стресс халәтеннән ничек тә чыгарга, куркуны җиңәргә кирәк! Ә бу көрәштә иң кулай ысулларны хәзер санап китәрбез. Кирәге чыгар бит?

№1. МУЗЫКАҢНЫ СҮНДЕР

Хәзерге заманда колагына колакчын кимәгән кыз яки егетне очрату – Бауман урамында фил биеткәннәрен күрү белән бер – мөмкин эш түгел кебек. (Әмма тәгаен әйтеп булмый, кем белә бит, зебра белән ишәк янына фил киеме кигән берәүне бастыра калсалар). Көндәлек тормышны музыкасыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Укуга барсак та, эштән кайтсак та, кавышсак та, аерылсак та, колакта – җыр. Вәзгыятькә карап тексты гына үзгәрә. Әмма стресс халәтендә хәтта иң яраткан көйләр дә күңелгә тия башлый. Шуңа иң беренче киңәш: музыканы сүндереп куй һәм бераз вакыт тынычлыкта утырып тор. Уй-фикерләрне тәртипкә салуның менә дигән чарасы!

№2. ЙОГА БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘН

Ни өчен йоглар безгә тынычлыкның үзе сыман күренә? Җавап гади: алар үз-үзләре белән дә, тирә-як белән дә гармониядә. Шуңа стресс та аларны читләтеп үтә. Йога белән шөгыльләнү курку, эч пошуны киметеп кенә калмый, сыгылмалылыкны да арттырга, кәефне дә күтәрә. Йокысызлыктан җәфа чигүчеләргә дә ярдәме тия.

№3. “27 ПРЕДМЕТ” МЕТОДЫ

Борынгы Кытай мәкаленә ышансаң, тормышны яхшы якка үзгәртү өчен өйдәге 27 әйбернең урынын алмаштырырга кирәк. Төшенкелектән котылуның да нәтиҗәле чарасы.  Шулай эшләсәң, йорттагы уңай энергия әйләнешенә юл ачыла икән. Моннан тыш игътибарны проблемадан читкә юнәлтү, әйләнә-тирә мохитне үзгәртү өчен дә кулай ысул. Бер генә сорау туа: тулай торак бүлмәсендә урыныннан күчерерлек 27 әйберне кайдан табарга икән? Хәер, тырышкан табар. Стресстан котылырга теләсәң, бигрәк тә.

№4. РӘСЕМ ЯСА

Телефоннан сөйләшкән арада кулга каләм эләксә күбебез нишли? Дөрес! Кәгазьгә, һич юкта газета читенә булса да рәсем ясый башлый. Тынычландыра бит. Психологлар шуларга карап кешенең кичерешләре турында билгеле бер нәтиҗәләр дә ясап була дигән фикердә. Шуңа да күңел төшенкелегенә бирелә башлагансыз икән, кулга каләм алыгыз да… Алга! Ярдәм итми калмас.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТ

Бөекбританиядәге Ноттингем Трент университетында имтихан алдыннан була торган стресстан котылу өчен үзенчәлекле чара тапканнар. “Пятачек бүлмәсе” дип аталган махсус вальерда студентлар кечкенә дуңгыз балалары белән уйный ала. Яшьләр арасында бу урын бик тиз популярлык казанган. Нәни дуңгыз балаларын сыйпарга, алар белән селфи ясар өчен чиратка тезеләләр икән. Безнең университетларда әлегә мондый кызык чаралар юк, әлбәттә, әмма имтихан тапшырыр алдыннан этеңне урамга алып чыгып керү, һич булмаса мәче белән уйнау да уңай нәтиҗәсен бирми калмас.

Раилә Вәлиуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: olimp03.ru