Тынычлыкны зурлап

Халыкара Тынычлык көне уңаеннан 21 сентябрь көнне студентлар акциясе узды.

Халыкара Тынычлык көне уңаеннан 21 сентябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы каршында студентлар акциясе узды. Башка чаралардан аермалы буларак, монда тамашачылар  үзләре дә катнашты: күккә ак һәм зәңгәр шарларны очырдылар.

Халыкара тынычлык көне көч кулланудан һәм сугышлардан баш тарту чарасы буларак билгеләп үтелә. Бу көнне барлык илләр теләсә нинди хәрби операцияләрне, кан коюны туктата, тынычлык проблемаларына кагылышлы акцияләр үткәрә. Бүгенге акциянең дә максаты — кешелекнең игътибарын тынычлыкка, матур киләчәгенә ирешүгә юнәлтү.

Тынычлык көне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының социаль һәм тәрбия эшләре буенча Директор урынбасары Зилия Яугилдина сүзләре белән башланып китте. Ул сугыш афәтенең кешелеккә салган зыяны, моны булдырмас өчен безгә бер-беребезне аңлап һәм хөрмәт итеп яшәргә кирәклеге турында сөйләде.

Бер минут тынлыктан соң, Магосимьянова Динара “Какое же счастье жить в мире…” шигырен сөйләде. Аларика Байзитова һәм Диарр Мусс күпмилләтле илдә һәм инстиутта тынычлык аерым бер урынны алып торуын ассызыкладылар.  Тынчлык күгәрченнәрен һәм шарларны күккә очырганнан соң, чарага җыелганнар өчен Фаустова Алена “Крылья” җырын башкарды.

Чарада катнашучылар өчен бүгенге көн матур истәлек булып калуына өметебез зур. Студентларның чыгыш ясаучыларны яратып кабул итүе, алкышлар белән озатуы, җырларга кушылып җырлаулары, бер минут тынлыкны хөрмәт итүләре шул хакта сөйли.

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/bez-tynychlyk-yakly