Уйланасы уйлар: остазлар

Минем тормышымда ике иң илаһи мәхәббәт – шигырь һәм музыка, төгәлрәге, Зөлфәт һәм Людовико. Мәхәббәт сүзе астында мин сулар һавамны күз алдымда тотам. Әйе, алар икесе дә минем сулар һавам, минем илһам һәм яшәү чыганагым, үткәндәге җылы һәм моңсу хатирәләрем, киләчәккә якты өметләрем һәм, гомумән, минем тормышым.
Зөлфәт халкыбызның сөйгән шагыйре булса, Людовико – хәзерге көндә яшәп, иҗат итүче, итальян композиторы. Икесе ике дөнья, ике җиһан кешеләре кебек… Кебек кенә. Минем өчен алар бер – берсеннән аерып алып булмый торган ике олы һәм изге көч. Берсенең кирәк чакта үткен, зирәк, кирәк чакта җылы һәм тетрәндергеч сүзләре йөрәкне яуласа, икенчесең бер – берсенә һич тә охшамаган шук, елак, елмаючан, моңсу ноталары бөтен дөньяңны, яшәешеңне биләп ала…
Кайвакытта шигырь юллары көй, ә көй исә шигырь сорый кебек. Алда әйтелеп үткән ике күренекле затның иҗаты нәкъ шушы очракка туры килә, минемчә; тик алар сорамыйлар, алар инде бер – берсен тапканнар, без, тыңлаучы һәм укучыга бары кабул итәсе генә кала.

“- Ничә язлар кабатланды инде…
Яз кабынды —
шомырт ак булды,
Исеңдәме — шомырт чәчәк көтте —
Безнең җаннар уртак чак булды.

Шушы көннән бирле Тынгы белмәс
Ут һәм ялкын җанда дөрләде,
Барысын да күрде
язгы шомырт,
Хәер,
Шомырт берни күрмәде!

…Юатулар безгә кирәк түгел,
Ихлас язга кирәк юату:
Чын мәхәббәт —
җирдә юкны табу,
Чын мәхәббәт —
Барны югалту…”

cv_tkbFKXr0Зөлфәтнең “Җан ” исемле шушы шигыре гел минем күңелемдә бөтерелә, әмма ул үзе генә түгел. Людовиконың “Run” көе белән бергә. Сүзләр белән ноталар бергә әйләнә – әйләнә көчле туфан хасыйл итәләр һәм күңелнең төпкелләрендә яшеренеп яткан иң көчле хисләрне актарып чыгыралар. Һәм әйләнәләр, әйләнәләр, әйләнәләр… Сүзләр, ноталар, хисләр. Хисләр, ноталар, сүзләр…

Яисә менә “Язгы су” шигыреннән өзек:

Элмәк эләр өчен җайлы урын
Эзли торган кыен чакларда
Кар астыннан шул яз чылтыравы
Саркып чыга… Җанны актара.

Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны!
Әллә соң бу үзе — язмышмы? …
Җем-җем килеп кар астында ага
Мәхәббәтем минем — язгы су…
HSvIkOlQctc
Һәм “ Primavera”… Син гомерең буе бер йотым һавага тилмереп, томанлы гына күренеп торган зәңгәр күккә карап, чыга алмый, су астында яткансың кебек. Һәм шушы ике көч, шигырь һәм музыка синең аңыңа үтеп керә. Син өскә ургыласың. Син инде су төбендә түгел, син, бар гәүдәң белән суны ертып, өскә баш калкыттың. Һәм син сулыйсың, сулыйсың, сулыйсың. Җәлил шигырендәге кебек: “Тик күкрәге еш – еш күтәрелде, Күл тибрәнгән кебек җил белән.” Бу минутта синең бар дөньяң тетрәнеп куя. Синең чәчләреңне тузгытып, елый – елый каядыр еракка йөгерәсең, бу дөньядан качасың килә. Синең яшисең килә…

… Минем өчен алар бер – берсеннән аерып алып булмый торган ике олы һәм изге көч…