Уйланасы уйлар

_5dKKHF6rmQМенә тагын берәү, башын аска иеп, ашыга-ашыга үтеп китте. Кая ашыгасың син, адәм баласы? Гомерең буе чаптың инде, җитәр, тукта, бераз хәл ал. Шундый уйлар белән янәшәмнән үтеп баручы кешегә карап калдым. Ә ул туктап калды… Әллә уйларымны ишетте, аңлады инде? Юк, сәгатенә күзен төшерде дә, янә үз юлы белән китте.
Әйтче, кая чабасың син? Бәхет эзләпме? Ә бәлки, акча артыннандыр?
Тукта, җитте, ашыкма башка. Йом күзләреңне, уйларыңны чистарт. Сиздеңме икән, назлы җил синең битеңнән сыйпап китте. Йөзеңдә чак кына елмаю эзләре күренә башлады. Эйе, беләм, кояш үзенең нурларын сиңа бүләк итте. Менә кинәт кенә җылы язгы җил исте һәм әле яңа гына бөреләре бүртә башлаган агачлар җиңелчә генә шаулап куйдылар. Кайдадыр челтер-челтер гөрләвекләр ага. Сиңа рәхәт. Баскан урыныңнан адым да читкә китә алмый, онытылып басып торасың. Шул минутта уйлан әле: синең ашыккан җирең мөһим идеме соң? Бәлки анда синең баруыңның кирәге дә булмагандыр? Ә син, җүләр, кешеләрне этә-төртә автобуска керергә тырыштың. Яле, уйлан. Шушы рәхәт минутларны ашыккан җиреңә алыштырыр идеңме?
Кешеләр көн-төн чаба. Олысы, кечесе — барысы да. Ә мин аларны кызганам. Әйе, ”яшәргә кирәк, акча эшлим, гаиләмне ашатасы бар“ кебек сүзләрне еш ишетәм мин. Әмма уйлан, кеше, гомерең сиздерми генә булса да, үтә түгелме соң? Гомер бит ул бик кыска нәрсә, бүген син бар, иртәгә юк. Бәлки барыбызга да күзне ачарга вакыттыр?