Уку елы башын 1 октябрьгә?!

“Дәүләт Думасы Советына җирле үзидарә органнарының уку елы башлануын 1 октябрьгә күчерергә хокукы турында закон проектын тизләтү үтенече белән ЛДПР фракциясеннән Россия депутатлары төркеме мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Бу закон, парламентарийлар фикеренчә, быел кабул ителергә тиеш”, дип хәбәр итә tatpressa.ru сайты.

Тәтеш районы мәктәп укучылары белән очрашу вакытында, бу хакта сорашмыйча кала алмадым. “Минемчә, бу закон укыйсы килүчеләргә өстәмә белем алырга зур мөмкинлек бирә. Сентябрь аенда белем ала торган лагерьларга барып, үзеңә ошаган профиль фәннәрне үзләштереп була”, — дип уртаклашты Байраш авылы мәктәбе укучысы Ралинә Заһриева.  Әтрәч авылының 10 нчы сыйныф укучысы Радик Гафиятов та шундый ук фикердә: “Мин математика белән физиканы яратып өйрәнәм. Миңа мәктәптәге дәресләр генә җитми. Шуңа күрә, ул сентябрь аен үземә кирәкле фәннәрне үзләштерүгә багышлар идем”.

Ә менә Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Талип Мингалиев бу реформага каршы тискәре мөнәсәбәтен аңлатып китте. Аныңча, буыннан буынга күчеп килә торган традиция бозылырга тиеш түгел. 1935 нче елдан бирле 1 нче сентябрьдә уку көне башлану тарихын сызып ташлау дөрес булмас.

Рус теле укытучысы Әлфия Заһидуллина  уйлавынча, әлеге закон, яллар артык күпкә китеп, укучыларда гомумән укыйсы килү теләген бетерергә, ялкауланырга ирек бирәчәк.

Укучылар һәм укытучылар арасында үзенең нейтраль мөнәбәтен белдерүчеләр дә булды. Яңа законның халыкта бик күп сораулар тудырачагы шөбһәсез.

Ралинә Заһидуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.