Уку материалын ничек тиз истә калдырырга?

Тиздән имтиханнар җитә. 100дән артык сорауга җавапны истә калдырырга кирәк булачак. Шуңа да текстларны тиз үзләштерү буенча берничә киңәш тәкъдим итәм.

Текстны уңышлы истә калдыру өчен кайбер шартларны үтәргә кирәк. Беренчедән, үз алдыңа текстны истә калдыруны гына түгел, аңлау бурычын кую.

Икенчедән, аны игътибар белән кычкырып укырга кирәк. Бу очракта текст визуаль, аудио рәвештә дә истә калачак.

Өченчедән, төп фикерләрне һәм аларның үзара бәйләнешен аерып, бөтен текстны берничә өлешкә бүлергә кирәк.

Беренче тапкыр текстны ашыкмыйча гына укырга кирәк. Механик истә калдыру файда китерми, барысы да бик тиз онытыла. Тексттагы төп фикерне нәрсә белән дә булса, ассоциацияләргә кирәк. Мөмкин булганча, төп фикерләрне язып алу да зыян итмәс.

Икенче тапкыр текстны артык игътибар белән, детальләрне исәпкә алып, барлык нечкәлекләрен карап укырга кирәк.Бу этапта төп фикерләрне җентекләп бәйләргә, иң мөһимен аерып чыгарып, кабатларга кирәк. Бераздан бөтен текстны кабатларга һәм төп фикерләрне әйтергә кирәк.

Текстны тиз истә калдыру өчен фәннәрне чиратлаштырырга һәм тәнәфесләр ясарга киңәш ителә, югыйсә кеше бик тиз арый һәм истә калдыру авырлаша. Зур күләме булмаган текстларны кич белән уку яхшы булыр. Ә иртән материалны күз белән йөртеп чыгу да җитә. Зур күләмле текстларны еш кабатлап тору зарур.

Тагын бер нәтиҗәле ысул бар — диктофонга яздыру һәм аны көн дәвамында тыңлау. Ун тыңлаганнан соң гына текст хәтердә калачак. Йокларга ятканда да диктофонны сүндермәскә була. Мондый юл белән авыр материал да үзләштерелә һәм истә кала.

Текстны өйрәнгән вакытта әйләнә-тирә мохит мөһим роль уйный. Берничә моментны истә калдырырга кирәк.

— Мәгълүматны иртән 8.00дән 10.00гә кадәр һәм 20.00дән 23.00кә кадәр истә калдырырга киңәш ителә. Бу баш мие эшчәнлеге өчен иң нәтиҗәле вакыт.

— Сөйләгәнне кул белән, жестлар ярдәмендә күрсәтергә тырышыгыз.

— Бөтен материалны бер вакытта үзләштерергә ярамый. Барысы да истә калмаячак. Бүлеп өйрәнү кирәк.

— Имтихан алдыннан, һичшиксез, йокларга кирәк. Йокысыз төн хәтергә зыян гына китерә.

Назлыгөл Мәсәлимова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://pixabay.com/ru