«Укучыларны җәлеп итәр өчен матур телдә язарга кирәк»

«Китап — белем ачкычы» — дигәннәр безнең әби бабайлар. Чыннан да, элекке вакытта китапның бәясе бик зур булган, аны үзендә бай һәм дәрәҗәле кешеләр генә булдыра алган. Ә бүген исә, китап дигән «гади» әйберне теләсә кайсы кибеттә, яисә интернет челтәрендә таба алабыз. Һәм нәкъ менә бу иреклелек китапның бәясен һәм дәрәҗәсен югалттыра төсле.

Ә кайда ул «белем чишмәләрен» һаман хасияттә тоталар? Кайда алардан тузаннарын өреп торалар? Дөрес, китапханәдә! Һәм бүген без Казанның данлыклы китапханәләрнең берсендә – “Татар китабы йортында” Люция апа Гыйззәтуллина белән редакцияләү буенча мастер-класста булдык. Люция апа безгә редакцияләү буенча иң файдалы киңәшләр бирде, үзенең гомер юлы белән, эше белән таныштырды. Бөек шәхесләр белән аралашуы һәм эш итүе турында бик кызык вакыйгалар сөйләде һәм тәҗрибәсе белән бүлеште. «Укучыларны җәлеп итәр өчен матур телдә язарга кирәк» – диде ул. Мастер-класстан соң мин үзем өчен бик зур ачыш ясадым: китап – авторның гына түгел, ә редакторның да “йокланылмаган төннәре” нәтиҗәсе икән ул. Бик информатив киңәшмәдән соң безгә “Татар китабы йорты” буенча экскурсия үткәрделәр. Менә монда мин таң калдым. Вакыт машинасына утырып үткән заманнан акрын-акрын бүгенге көнгә кадәр сәяхәт иткән кебек хис иттем үземне. Иң элеккеге китап-язмалардан, язу машинкаларыннан алып, бүгенге көндәге җайлы китапларга, цифрлашкан планшетларга кадәрге эволюцияне күзалладым. Экскурсовод үзенең эшен бик шәп үтәде, бөтен экспонат турында җентекләп, аңлатып сөйләде. Бу бинаның кунаклары өчен тагын бер уңайлык тудырылган: якты, комфортлы, кыскасы, бөтен уңайлыклар тудырылган, видеопроектор белән җиһазландырылган уку бүлмәсе бар. Биредә идәннән түшәмгә кадәрле китаплар белән тулган шкаф, уңайлы түгәрәк өстәл һәм йөмшак урындыклары да бар. Шулай ук, балалар өчен дә аерым мәйданчык каралган. Экскурсиянең тагын бер өлеше – Шәриф Камал бүлмәсе буенча сәяхәт. Биредә барысы да элеккеге стильдә калган. Язучының эш урыны, ашау өстәле һәм кирәк-яраклары, үзе ясаган олы миче сакланган. Әмма үзем иҗади зат буларак, бүлмәнең иң чатында тора торган фортепиано җәлеп итте. Бу очрашу минем күңелемдә әле озакка сакланыр, чөнки бер бинада үткән һәм хәзерге заманнар бердәм булып, бер-берсен тулыландырып тору күренеше бик аз очрый!

Алинә Галимҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.