Укып бетердеңме — якла

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, Хөкүмәткә аспирантура тәмамлаганнан соң кандидатлык диссертациясен мәҗбүри яклауны күздә тоткан закон проекты тапшырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Без кандидатлык диссертациясен яклауны мәҗбүр итеп куйган аспирантура институтын яңадан торгызабыз», — диде Татьяна Голикова Россия Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында.

Аның сүзләренчә, закон проекты шулай ук фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшьләрне кызыксындыру механизмнарын булдыруны да күздә тота. Бу — илдә аспирантура институтын торгызу өчен кирәк.

  • Россиядә мәгариф турындагы закон буенча аспирантура югары белемнең өченче баскычы санала. Гамәлдәге концепция нигезендә, аспирантура тәмамлагач, диссертацияне мәҗбүри яклау каралмаган – бу этап аспирантлар әзерләү кысаларыннан чыга.