Укып та, эшләп тә яшәүгә вакыт каламы?

Эшләп уку бер-берсенә начар тәэсир итә, диләр. Ләкин бүген бу гадәти күренеш. Студентлар КФУның көндезге бүлегендә укыйлар, эшлиләр, бәйгеләрдә җиңәргә, сәяхәткә чыгаларга дә өлгерәләр. Без аларның кайберләре белән сөйләштек, уңышка ирешү серләрен ачыкладык.

Илсинә Тимерова

Илсинә Тимерова, 3 курс, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты, “Яз Гүзәле” бәйгесе җиңүчесе:

– Быел мин үземнең урынга калдыру өчен кураторлар әзерләдем. “Яз Гүзәле”ндә жиңү яулап, “Татар кызы”нда катнашу мөмкинлегенә ия булдым. Мине җәй буе бәйгеләр көтә. Шулай ук сентябрь аенда хор белән Латвиягә барабыз. Аңа да әзерлекләр бара. Үземне укытучы буларак сынап карамакчы булам. Планнар зурдан. Ә сентябрьдән тегү буенча дәресләр алырга телим. Хатын-кыз  күпкырлы һәм үз милләте өчен файдалы шәхес булырга тиеш дип уйлыйм.  Хәзерге вакытта фатирга түләп торам, ял көннәрендә дә бик иртә уянам. Актив тормыш һәм дөрес туклану позитив рухта яшәргә ярдәм итә.

Мин үземне уңышка ирешкән кеше дип әйтә алмыйм. Әлеге вакытка хәтле мин үземне эзлим. Шуңа күрә артык гениаль уйлар әйтә алмамындыр. Ләкин үземнең хыялларны чынга ашырып, максатыма ирешергә ярдәм иткән уйларым белән бүлешергә әзер.

  1. Иң беренче чиратта мин һәрвакыт үзем белән көндәлек йөртәм. Иң матурын сайлап алам, чөнки ул рухландырырга тиеш. Көнлек план төзим һәм аларны үтәп барам.
  2. Хәзерге вакытка 10 елга план корып куелган. Сез дә төзегез. Үзенең алдагы тормышын күрми, кайдан тотынырга белмәгән кешеләр бар. Шуңа күрә мин эшләнеләсе эшләремә, максатларыма әзер торам.
  3. Социаль челтәрләр белән мавыкмыйм. Китап белән дустанә булырга кирәк. Уңыш серләре анда яшерелгән.
  4. Вакытны дөрес бүлә белү. Ял көнгә барлык анталык жыелган эшләрне калдырмагыз. Ял итә белергә дә кирәк. Вакыт белән дөрес идарә итәргә өйрәнегез.
  5. Хобби. Үзеңне күп төрле юнәлештә сынап карарга кирәк. Алай депрессия ише әйберләргә вакытың да калмый.
Айсылу Галимова

 Айсылу Галимова, 3 курс, Хисаплау математика һәм мәгълүмати технологияләр институты студенты, AIESEC вице-президенты, YEAR программасы стипендиаты буларак Гаваи университетында 1 ел укыган, World Youth Forum делегаты:

— Бу җәйне мин Шанхайга барырга һәм Азия буенча сәяхәт итәргә планлаштырам. Минемчә, сәяхәт – ул иң файдалы тормыш мәктәбе. Мин үземнең 5 елдан соң кем һәм кая булачагымны беләм, үземә максат куйдым һәм бар эшем дә аның хакына. Бирешмәскә якын дусларым ярдәм итә, үзем дә бик таләпчән.

  1. Мин ай, атна, көн җәдвален төзим. Моның өчен миңа Vantage программасы булыша. Бу — иң мөһиме булды.
  2. Көн давамында ирешәчәк максатларымны язып чыгам. Бу — мәҗбүри.
  3. Иртән шушы язуларга карыйм.
  4. Мин үземне ябалак булуымны аңладым, шуңа күрә иртә йокларга ятып үземне җәфаламыйм, ләкин иртә уянырга тырышам. 6-7 сәгать йокласам, үземне яхшы хис итәм.
  5. Социаль челтәрләрдә мөмкин кадәр аз вакыт үткәрергә тырышам.
  6. Илһамландыра һәм миңа нәрсәдер бирә ала торган, өйрәтә алган кешеләр белән аралашырга тырышам. Буш сүзле, буш башлы кешеләрдән ерак йөрим.
Алисә Юнысова

Алисә Юнысова, 3 курс, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты, копирайтер, журналист-фрилансер:

Кыскасы, мин моны үзем дә аңлап җиткерә алмыйм, ләкин ничектер уку да, эш тә уңышлы бара. Теләк булса, журфакта икесенә дә җитешеп була. Башка факультетта буламы, юкмы — белмим, әмма бездә була. Икесен дә алып барырга җитәкчелегем бик нык булыша. Алар хәлемә керәләр, графикны үземчә үзгәртә алам. Кайвакыт мин эштә хәйләлим, эшне бетергәч, өй эшләрен әзерлим. Миңа нормаль график бик булыша, бер үк вакытта ятарга һәм уянырга тырышам. Иртүк торып өй эшләрен эшлим, өй җыештырам. Минем өчен, гомумән, ял бик мөһим. Кайвакыт, дәрес вакытында мәкалә язарга да туры килә. Дәрескә килмәгән чаклар да бар, ләкин мин ул дәресләрдә нәрсә үткәннәрен сорашып, үзлегемнән ул теманы өйрәнергә тырышам.

Гөлгенә Гыймадова әзерләде.