Укытучылар әзерләүнең яңа моделе нинди булачак?

19-21 май көннәрендә КФУда илебез өчен укытучылар әзерләүнең яңа моделен булдыру буенча форум үтә.

КФУ белгечләренә педагоглар әзерләүнең нәтиҗәле юлларын эзләргә Педагогик белем бирү буенча II Халыкара форумда эзләргә туры киләчәк. Форум үз эшен рәсәй һәм халыкара мәгариф системаларын модернизацияләү тәҗрибәсен өйрәнеп эшләүне күздә тота.

Бүген Казан федераль университетында әлеге модель эшләп килә: фундаменталь белемнәр һәм педагогик психология бер-берсен тулыландыра. Бу модель “21 нче гасыр мөгаллиме исемен алды” һәм университетның өстенлекле үсеш юнәлеше булып, Халыкара “5-100” проект офисы советы тарафыннан расланды. Бу кабул ителгән модельне форумда тәкъдим ителәчәк Ирландия, Шотландия, Бөек Британия Австрия мәгариф системаларын модернизацияләү буенча халыкара тәҗрибәне өйрәнеп тулыландыру планлаштырыла.

Чара үз эченә күп төрле мастер-классларны, фәнни-гамәли конференцияләрне һәм семинарларны ала.

Шуларның кайберләре белән танышыйк. “Укытучының профессиональ сыйфатлары: россия, ирландия һәм шотландия контекстында” дигән халыкара семинарда рәсәй һәм чит ил белгечләре тарафыннан профессиональ әзерлекнең эчтәлеге һәм формасы, педагогка куелган таләпләр, педагогик технологияләрнең уңай һәм тискәре яклары дигән сорауларны чишүнең халыкара тәҗрибәсенә тирән анализ ясалачак.

“Мультикультур дөньяда балалар әдәбияты һәм мәгарифе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференциягә дә игътибар итәргә кирәк. Анда катнашучылар матур әдәбият ярдәмендә сыйныфта төрле милләт һәм конфессиядән булган балалар арасында килеп туган низагны ничек чишәргә  була дигән сорауга җавап эзләячәк.

Илебез өчен генә түгел, хәтта чит ил педагогик мәгарифе алдында килеп туган көнүзәк мәсьәләр турында катнашучылар “Педагогик белем бирү нәтиҗәлелеге: инновацион алым” дигән конференция кысаларында сөйләшәчәкләр.