Укытуда инновацион технологияләрне куллану

КФУда укытучылар өчен укыту процессында инновацион технологияләрне куллану турында сөйләштеләр.

Семинарда ТРның Тәтеш, Яшел Үзән, Кукмара, Балтач, Чистай, Арча муниципаль районнарыннан һәм Казаннан укытучылар катнашты. “Укыту процессында инновацион технологияләрне куллану” исеме астында үткән семинар – ул бер-берең белән аралашу өчен ачык мәйдан, барлык белгән тәҗрибәләр белән уртаклашу.

Укучыларның зур уңышларга ирешүләре – педагогларның тырыш хезмәте ул. Укытучыларга үзләренең коллегалары белән күзгә-күз карап сөйләшү кирәк.

Семинар нәтиҗәләре буенча, укытучыларның чыгыш материаллары тупланган җыентык чыкты.

Әлмира Мәүлетова әзерләде.