«УНИКС» сәхнәсендә — яңа йолдызлар

26 октябрьдә үткән «Беренче курслар көне — 2016» фестиваленең гала-концерты Казан федераль университеты күгендә яңа иҗади йолдызчыклар кабызды.

Бу кичтә «УНИКС» сәхнәсендә беренче курсларның иң яхшы иҗат үрнәкләре тәкъдим ителде. Конкурс үзе 4 нче октябрьдән 13енә кадәр үтте.

Традиция буенча гала-концертта Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты. Ул беренче курсларга үз сәламләрен һәм теләкләрен җиткерде.

1kbf_9bed5o«Мин беренче курс студентларын КФУ диварларында уза торган беренче зур масштаблы чара белән котлыйм. Беренче курслар университетыбызның аерылгысыз өлеше булырга өлгерделәр. Университет бүген — ул зур корпорация. 10 мең хезмәткәр һәм 44 меңнән артык студент бер гаилә булып эшли. Мин яшь коллегаларга ныграк ачылырга, яңа дуслар табуларын телим. Ә университет хәтердә шушы тиз динамик дөньяда үз-үзеңне тапкан урын буларак калсын иде», — дип теләкләрен җиткерде Илшат Рәфкатович.

8ubgiuht3seГала-концертның мактаулы кунагы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов булды. Тантаналы шартларда ясалган үз чыгышы кысаларында Владимир Леонов Илшат Гафуровка «Россия студентлар язы — 2016» Бөтенрәсәй фестиваленә керткән өлеше өчен рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте үсешенә керткән өлеше өчен КФУ Яшьләр сәясәте Департаменты Юлия Виноградованы да бүләкләде.

Бәйрәмнең төп сюжет линиясе Ленин тирәсендә төзелгән иде. Тантананың төп дулкынландыргыч мизгелләре булып төрле институтларны бүләкләү булды.

Фестиваль нәтиҗәсе буенча призлы урыннарны бүлештеләр: 

hlwfk1iv8gyКече төркемдә:

3 урын —  Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты.

2 урын — Инженерия институты.

1 урын — А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты

Урта төркемдә:

3 урын — Юридик факультет.

2 урын — Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты.

1 урын — Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты; Физика институты.

Зур төркемдә:

izn_jqkf_4c3 урын — Алабуга институты.

2 урын — Идарә, икътисад һәм финанслар институты.

1 урын — Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты.

Без дә үз чиратыбызда җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!