«УНИКС»та теннис һәм волейбол сезоны башлана

Казан федераль университетында чираттагы волейбол һәм теннис сезоны башланды. Тренировкаларга Казан университеты хезмәткәрләре һәм студентлары чакырыла. 

2019/2020 ел дәвамында «УНИКС»та волейбол һәм өстәл теннисы буенча тренировклар үтәчәк.

Һәр якшәмбе КФУ хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен өстәл теннисы тренировкалар 15.00-17.00 сәгатьләрдә бушлай үтәчәк. Шулай ук якшәмбе 17.30-19.30 сәгатьләрдә волейбол буенча түләүле тренировклар булачак.

Һәр чәршәмбе 17.00-18.00 сәгатьләрдә барлык КФУ хезмәткәрләре өчен өстәл теннисы буенча, ә 18.00-19.30 сәгатьтә волейбол буенча тренировка бушлай.

Тулырак 238-40-68 телефоны аша белергә мөмкин.