Univer TV студентлар телеканалына — 5 яшь

Казан федераль университетының Univer TV студентлар телеканалы интернетта тәүлек буе тапшырулар алып бара башлауның бишъеллыгын бйрәм итә. 

Univer TV телеканалы җитәкчесе, КФУ медиа-үзәге директоры Илдар Кәримов әйтүенчә, университет каналы ректор Илшат Гафуров карары белән барлыкка килә.

Бүген башка университетларда мондый канал юк. Ул үз эшчәнлеген интернетта, кабель телевидениесе, бөтен Россия буенча iptv операторларчелтәрендә, DVB-T эфир цифрлы пакетында, мобиль җайланмаларда алып бара. 

Univer TV телеканалы республикада иң беренчеләрдән булып үз тапшыруларын Full HD форматында алып бара башлады.  Монысы да ректор кушуы буенча эшләнә. 

Univer TVның максатчан аудиториясе — яшьләр, студентлар. Канал эфирында —  КФУ студентлары яңалыкларының чыгарылышлары, лекцияләр язмалары, үзләре эшләгән һәм Наука 2.0, Моя планета, Russia Today телеканаллары җитештергән фәнни-танып белү программалары. Шулай ук телевидение өлкәсендәге студентларның үз эшләре, Юрий Алаевның «Акцент» һәм Леонид Толчинскийның «Смотрите сами» дигән аналитик программалары чыга. 2013 елның октябреннән инглиз һәм кытай телләрендә махсус хәбәри чыгарылышлар ясала. 

Бүген Youtube каналында аларның барлыгы 40 меңгә якын язылучылары бар, ә карауларның гомуми саны 10 мидллионнан артып китә. Әлбәттә, бу саннар алдынгы видеоблогерлар белән чагыштырылык түгел, әмма республика телекомпанияләре Россия вузлары арасында алар лидерлар.

Хәзер Univer TV телеканалы кабель челтәрләрендә үз эшен киңәйтергә җыена. Дом.ру һәм МТС челтәрләренә керү буенча эш бара. Хәзер каналны Летай, Ростелеком, Билайн һәм Казгорсеть кабель челтәрләрендә карарга мөмкин. Шулай ук Балтыйк буе һәм Европа илләренә чыгу мәсьәләсе дә хәл ителә. Мондый тәкъдим белән КФУга Эстония провайдеры мөрәҗәгать иткән.