Univer TV яңа йөзләр эзли

19 февраль, сишәмбе көнне, Казан федераль университетының Univer TV студентлар телеканалына алып баручыларга кастинг була. 

Яңа йөзләр эзләү берничә этапта үтәчәк. Беренче этапта катнашучылар үзләре турында сөйләргә һәм камера алдында эшләү осталыкларын күрсәтергә тиешләр. Студентның нинди белгечлеккә укуы мөһим түгел — һәркем алып баручы була ала.

Кастингта катнашу өчен биредә анкета тутырырга һәм 19 февраль көнне 13.30 минутта телеканалга килергә кирәк: Профессора Нужин урамы, 1/37 йорт.