“Универсиада авылы”нда да яшәүче студентлар кичләрен ничек уздыра?

Студентлар иртәдән кичкә кадәр университетта. Аннан кайткач та әле төннәр буе дәрес әзерләп утыручылар бар. Алар күп вакыт “ял итәргә вакыт юк” дип зарланалар. Миңа калса, вакытыңны дөрес итеп бүлә белсәң, барсына да вакыт табыла. Тагы бер мөһим өлеш – теләк булу да кирәк.

Шулай бер көнне укудан алданрак кайтып эшләремне тиз генә төгәлләдем дә кич белән саф һавада йөреп керим әле дип урамга чыгып киттем. Гадәттә буш вакытым булса китап укый, төрле фильмнар карый идем. Бу юлы ни сәбәпледер урамга тартты. Юкка булмаган икән…

“Универсиады авылы” территориясе зур һәм киң. Кешеләр бер баштан икенче башка бертуктамый агыла. Шулай йөри торгач кул чапкан, шатланган тавышлар ишеттем. Нәрсә икән бу дип тавышка таба бара башладым һәм футбол уйный торган площадкага килеп чыктым. Дөресен генә әйткәндә, мин укудан кайткач ашарга пешереп, дәресләрне карап, иртәгесе параларга әзерләнеп беткәнче кич була да куя. Шуңа күрә урамга чыгып йөрмим. Шул сәбәпле тулай торакта шундый зур мәйданчык барлыгын да белми идем. Мәйдан уртасында малайлар ике командага бүленеп футбол уйныйлар. Аларны әйләндереп алган студентлар үзләренә ошаган команда өчен җан ата.

Барысы да чын футболистлар сыман, туп белән ниләр генә кыланмыйлар. Аннан тагы шунысы гаҗәп: команда өчендә төрле миләт студентлары уйный. Ләкин футбол бит команда белән уйный торган спорт төре, бер-берсе белән алар ничек уртак тел таба икән? Бер-берсен ничек аңлый икән? Шаккатырлык! Аларны күзәтүчеләр арасында да төрле милләт кешеләре бар. Алар һәрберсе үз телләрендә аларга киңәшләр бирәләр, сүгәләр һәм дә инде чын күңелдән шатланалар. Әлеге мәйданда ничә дәүләт студенты булганын төгәл әйтә алмыйм, ләкин шунысы хак – алар бер гаилә иде ул кичне. Һәрберсе дә әлеге уен белән янып-көеп яши. Менә шулай үткәрә буш вакытларын тулай торакта яшәүче студентлар. Саф һавада күңелле һәм искә калырлык итеп.

Илүзә Ибәтуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.