Универсиада авылы сайтлы булды

Моңа кадәр студентлар андагы хәбәрләр белән күп очракта социаль челтәрдәге төркемнән, игъланнар тактасындагы мәгълүматлар аша танышып барсалар, хәзер Универсиада авылының махсус сайты бар. Ул 17 нче декабрь көнне эшли башлады.
Биредә Универсиада авылы турында актуаль мәгълүмат бер урынга тупланган. Универсиада авылы сайты — ул:
— Йортларның һәм оешмаларның студентлар советы турында мәгълүмат;
— Универсиада авылы территориясендәге хезмәт күрсәтү сервислары турында мәгълүмат;
— Төрле чараларның анонслары;
— Универсиада авылы хәбәрләре;
— Ремонтка заявка калдырырга мөмкин;
— Мэрга үз тәкъдимең белән мөрәҗәгать итәргә була.

Сайт алга таба тулыланачак һәм камилләшәчәк. Бик тиздән татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителәчәк.

Кызыклы мәгълүмат:
2010 елның сентябреннән Универсиада авылы йортларында 122478 студент яшәгән.