Универсиада авылы студентларына дөрес туклану серләрен ачтылар

Универсиада авылында яшәүче студентлар өчен Яшьләр сәясәте департаменты һәм «Республика медицина профилактикасы үзәге» белән берлектә дөрес туклануга багышланган вилдеолекторий үткәргәннәр. Аны КФУның медик-санитар өлеше табиб-диетологы Элина Борһанова алып барган. 

Ул студентларга студентларга туклануның төп законы булган «Энергетик баланс» кагыйдәсе турында онытмаска киңәш итте. Тукланып без энергия алабыз, ә аннан аны кулланабыз. Үз туклануыңны «Идеаль тәлинкә» принцибы буенча төзергә кирәк. Ул үз эченә макронутриентларны (майлар, аксымнар, углеводлар) һәм микронутриентларны (витаминнар, минераллар) алырга тиеш.

Болар барысы да авырлыкны контрольдә тотарга һәм энергия күләмен көйләргә мөмкинлек бирә. Ә ризык төрлелеге организмга барлык кирәкле компонентларның да керүен гарантияли. Туклануда өзеклекләр нәрсәгә китерәчәге турында да сөйләде табиб. Әлбәттә, күңелле фактлар түгел: тазару, шикәр диабеты һәм башка авырулар килеп чыгарга мөмкин. Кеше организмында майлар, аксымнар, углеводлар һәм башка микроэлементларның роле һәм функцияләре турында да сөйләштеләр.

Лекториядә әйтелгәнчә, туклану кеше сәламәтлегенең 40-50%ын билгели һәм аны планлаштыру мөһим. Шул чакта гына тулы күләмдә һәм зыян китермичә организмның сәламәт тормыш өчен кирәкле ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкин.

Видеолекцияне тыңлаганнан соң студентлар үз рационы турында уйландылар, чөнки аларның укудагы һәм спорттагы уңышлары нәкъ менә дөрес туклануга бәйле дә инде.