19 июнь Россиядә Медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген, 9 нчы июньдә 15:00 сәгатьтә, КФУның «УНИКС» залында тантаналы чара булачак.
Һәр елны июньнең өченче якшәмбесе Россиядә медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул ук вакытта Казан Университет клиникасын (КФУ МСЧ) төзүгә дә бер ел. Шуңа күрә КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре өчен әлеге көн үзгә бер төсмер ала. Тантаналы чарада КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм КФУның МСЧ баш табибы Альмир Абашев катнашыр дип көтелә.
КФУ МСЧда 2000нән артык югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре эшли. Кыска вакыт эчендә университет клиникасы белгечләренә өч коллективны бердәм организм итеп кешеләр өчен эшли башлау юлын үтәргә туры килде. Университет медицинасын торгызу илебезнең уникаль проекты. Аның кысаларында гамәли медицина вузның фәнни-гамәли өлеше белән тыгыз элемтәдә тора. Бу үз чиратында алдынгы фәнни эшкәртмәләрне тормышка ашыруда килеп туган оештыру һәм вакыт мәсьәләләрен читләтеп үтәргә мөмкинлек бирә.
Эшләү дәверендә инфраструктура яңартылды, төгәлрәк итеп әйткәндә, терапевт стационарына заманча сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү стандартларына туры килерлек реконструкция ясалды. Шулай ук клиник-диагностик җиһазлар паркы яңартылды, эксперт класслы җиһазлар алынды. Болар өчен барлыгы 600 миллионнан да ким булмаган акча тотылды.
КФУ Университет клиникасы составына кергән учреждиниеләрнең медицина белгечләренең җитди эшләре белән беррәттән көндәлек тормышка дәвалауның уникаль һәм алдынгы методикалары үзләштерелә һәм кертелә.
Казан Университет клиникасы коллективының төп максаты — халыкка алдынгы медицина ярдәме күрсәтеп, медицина фәне һәм мәгарифе өчен шартлар тудыру. Ирешелгән нәтиҗәләр — уйлаганны тормышка ашыруда яхшы нигез.