Университет клиникасында яңартылган гинекология бүлеге ачылды

Бүген масштаблы ремонт эшләреннән соң КФУ клиникасының гинекология бүлеге ачылды. Ул Ершов урамы 2 йорт адресы буенча урнашкан. 

Университет клиникасының яңартылган гинекология бүлеге хезмәткәрләре заманча гинекологик операцияләрнең барлык төрләрен ясыйлар, диагностик тикшеренүләр уздыралар. Яңартылган гинекология бүлеген ачу Россиядә югары технологияле медицина кластерларын төзүдә бер адым булып тора.

КФУ ректоры Илшат Гафуров әйткәнчә, ремонт вакытында хастаханәнең бер генә бүлеге дә ябылмаган. Дәвалау процессын алып бару өчен эшләр барган бүлек 2 өлешкә бүленгән. Аның беренчесендә — пациентлар яткан, икенчесендә — төзүчеләр эшләгән. бу билгеле бер кыенлыклар тудырса да, дөрес булган. Ректор әйтүенчә, әлеге бинада барлык эшләр дә Казан университетының 215 еллыгына тәмамланырга тиеш. Бу истәлекле дата агымдагы елның 17 ноябрендә билгеләп үтеләчәк. Бүген Ершов урамы 2 йорт адресы буенча урнашкан клиниканың урорлогия бүлегенә ремонт кирәк. Анда беренче эшләр инде башланган, алар да ноябрьгә тәмамланыр дип көтелә.

2016 елда КФУга 3 зур медицина учрежденияләрен — РКБ-2, БСМП-2 һәм Казанның икенче поликлиникасын кушканнан соң, медицина кластеры зур үзгәрешләр кичерде.