Университет туган көнен билгеләргә җыена

2018 елның 13 ноябреннән 23енә кадәр Казан федераль университетында университетның 214 еллыгына һәм Халыкара студентлар көненә багышлап студентлар чаралары үтәчәк. Һәр елны университет мәйданындагы студентлар иҗтимагый оешмалары Координаөион советы Яшьләр эшләре буенча департамент белән берлектә үткәрә. 

Чаралар гөлләмәсе арасында иң зурысы – университет ректоры Илшат Гафуров һәм шәрәфле кунаклар, Казан вузларының иҗат коллективлары катнашында узган зур концерт булачак. Ул 19 ноябрь көнне 17:30 сәгатьтә КФУның “Уникс” зур концертлар залында үтәчәк.