Университетыбызның үрнәк гаиләсе

Харисов Фираз Фахразович

— Педагогик фәннәр докторы, татар тел белеме кафедрасы профессоры, РФ югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган фәнни хезмәткәре, ТРның атказанган мәктәп укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.
— Хезмәт стажы – 46 ел.
— Бүлегебезнең мөхтәрәм укытучысы, педагогик фәннәр докторы, татар тел белеме кафедрасы профессоры Харисова Чулпан Мөхәррәмовна белән гаилә коруларына 36 ел.

БҮЛЕГЕБЕЗНЕҢ ҮРНӘК ГАИЛӘСЕ

Кешелек мәхәббәттән башка яши алмый, чөнки, барлык башка хисләр белән чагыштырганда, ул иң көчлесе, иң серлесе. Туган ягыңа мәхәббәт, әти-әниең, якыннарыңа булган ярату хисе, сөекле кешеңә… Сагыш, нәфрәт, соклану, башыңны югалту – болар барысы да шул бөек хис сыйдырган күңел халәтләре. Хәер, яратуны системалаштыру мөмкин эш түгелдер, чөнки ул һәркем өчен индивидуаль. Әйтүемчә, сөюдән башка кешелек күптән югалыр иде, яки кешеләр бер-берсеннән файда гына эзләп, физик ихтыяҗлар алгы планга чыгар иде һәм рухи дөнья җимерелер иде. Ә иң мөһиме – җәмгыятьне тәрбияләүдәге иң көчле институт – гаиләләр төзелмәс иде. Менә монысы инде, минемчә, иң куркынычы.
Ярый, күңелсезлеккә бирелмик, Аллага шөкер, безнең өчен үрнәк булырлык, чын мәхәббәткә ышанырлык гаиләләр аз түгел. Шуларның берсе — бүлегебезнең хөрмәтле укытучылары – Чулпан апа белән Фираз абый гаиләсе.
— Фираз абый, танышуыгыз турында сөйләп үтегез әле? Сез бер күрүдә үк гашыйк булдыгызмы, әллә инде бу хис тора-бара, бер-берегезне якыннанрак белә башлагач кына тудымы?
— Тулай торакның кызыл почмагында “Язның унҗиденче мизгеле” исемле телесериалны караганда таныштык.
— Хәзер һәрбер яшь пар кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда шоу оештырырга тели. Сезнең вакытта да бу шулай идеме? Ә сез ничек тәкъдим ясадыгыз?
— Нинди шоу ди, без студентлар идек, шуңа күрә көннәребез укуда һәм уку залларында үтә иде. Шуңа тәкъдим дә бик күп еллардан соң гына ясалды.
— “Ир — баш, хатын — муен” диләр, Сезнең гаиләгездә дә бу шулаймы?
— Әйе, безнең гаиләбездә дә шулай.
— Хатын-кыз Адәмнең кабыргасыннан ясалганга күрә, аны үзгәртергә авыр, диләр.
-Бәлки, шулайдыр да…
— Балаларыгыз ни белән шөгыльләнә?
— Улыбыз КДУның икътисад һәм чит телләр факультларын тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясе яклады, икътисад фәннәре кандидаты, гаиләсе белән Америкада Техас штатының Хьюстон шәһәрендә яши, зур консалтинг компаниесендә проектлар директоры булып эшли, кызлары бар. Кызыбыз психология һәм инглиз теле факультетын тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклады, психология фәннәре кандидаты; 2 баласы бар.
— Гаиләгезнең үзенчәлекле традицияләре бармы? 14 нче февральне гашыйклар көне итеп билгеләп үтүгә ничек карыйсыз?
-Һәр гаилә – аерым бер дәүләт кебек. Шуңа күрә аның эчке тәртипләре, традицияләре була. Бездә дә бар алар. Ә инде 14 нче февральгә килгәндә, бу көнне аерым бәйрәм иткән юк. Гашыйклар көне дип билгелиләр икән, рәхим итсеннәр, без бик шат!
— Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Фираз Фахразович!
Алсу Сәлахова