Чистый нервыга тидегез, авылга кайтып китәм!
Сатыгыз берәр иске йорт, коймасы булсын читән… (таныш бер җырдан)
Юк, яңа йортлар сатып аласы юк үзе, авылда туган нигез бар, әмма менә нерв мәсьәләсендә… Чыннан күңелгә тиде бу коронавирус дигәннәре. Битлек, перчатка, дистанция, изоляция. Үтүкне токка тыксаң, аннан да берәрсе “коронавирус!” дип кычкырыр сыман, билләһи!
Шәхсән үзем бу үз-үзеңне изоляцияләү дигәннәрен Казанда үткәрдем. Беренчедән, эш: дежур атна дигән төшенчә кертеп куйдылар, “өстәгеләр”дән кәгазь тоттырып куйгач курыкмыйча урамга (әлбәттә, саклык чараларын күреп) чыгарга була дигән уй да кызык тоелды инде, дөресен әйтим. Икенчедән, уку: Казанда никтер күңел тынычрак ул белем алу мәсьәләсендә. Өченчедән, … тагын эш. Әмма анысы инде авылдагысы. Бакча, өй, каралты-кура. Барысы да казып, җыештырып, юып, тырмалап, сукалаганны көтеп кенә тора. Өлгер генә. Шуңа да мин, көттереп килгән бәхет кадерлерәк дигән мантыйк белән башкаланың үзендә торып торырга булдым. Классик әйтмешли, бетмәс монда колхоз эше! Өйдәгеләр әзрәк сагынып торса да комачау итмәс. Ерактагы кояш яктырак күренә, дип тә юкка гына әйтмиләр бит.
Минем мантыйк әнә шушындыйрак булды. Әмма әле дә ярый дөнья йөзләрендә бөтен кеше бертөрле түгел. Уку дистанцион рәвешкә күчә дигәч тә авылга шылу ягын караучылар да хәйран булды. Дусларым, танышларымның да күбесе коронавирус зәхмәтеннән читтәрәк торыйм дип шәһәрдән ераграк китү вариантын сайлады. Чебешләрне көзен саныйлар, ә үз-үзеңне изоляцияләү нәтиҗәләрен режим йомшара төшкәч ясыйлар, ди татар халкы. Нәрсә? Кайда? Кайчан? Соңгы ике айда Казан тузанын авылның саф һавасына алмаштырган иптәшләрем белән аралашып алдым.
Тик икәү без: ноут та мин
Чыгарылыш курс студенты Назлыгөл Мәсәлимова “үз-үзеңне изоляцияләү” сүзен ишетүгә үк тулай торактагы сумкаларын җыя башламады үзе. Эше бар бит. Әмма редакциясе дистанцион рәвештә хезмәт куюга күчкәч, Назлыгөл дә авылына күченде. “Бик авыр булды. Иртән торасың, тугызда редакция әңгәмәсенә керәсең, икегә, өчкә кадәр эшлисең, аннары укуга тотынасың, ул исә сигезенче яртыларда гына бетә. Көнозын ноутбук яныннан китеп, өйдә эш эшләп булмый. Аркалар, башлар авырта башлады, хәлләр китте. Бүтән вакытта эшкә, университетка йөреп укыган вакытта җиңелрәк иде. Ә монда көне буе бер урында утырырга туры килә. Бер ай буе диваннан аерыла алмадым” – ди Назлыгөл. Иң сагындырганы – тулай торак, ә барып күрәсе килгән җире – Казансу яр буе һәм сәүдә үзәкләре. Авылда исән калуның төп чарасы итеп Назлыгөл өй артындагы таганны атый. “Шунда чыгам да утырам. Берәр сәгать дигәндә ачу да калмый, арганлык та кими” ди студент. Соңгысын сер итеп кенә әйтте: бик теләсәң, авылда сериал карарга да вакыт җиткереп була икән. Төнлә эш кушучы юк бит. Шуңа 64 серияле фильмны да карап чыгарга мөмкин.
Иң кулай саклану чарасы – һөҗүм!
Рәфидә Галимҗанова исә катлаулырак эшкә тотынган. Изоляция вакында өйләрен төзекләндерергә уйлаганнар. “КАЗАНГА килү теләге алай көчле булыр дип уйламаган идем”, – ди кыз. Аның каравы студент исемен алганнан бирле беренче тапкыр май аенда авылда агачларның чәчәк атуын күрү бәхетенә ирешкән. Минут саен эш килеп чыгу, чәй эчәсе, йоклыйсы, телевизор карыйсы килү. Болары – укуга комачау итә торган шартлар. Әмма чыгу юлы бар, ди Рәфидә. Ярдәмгә каләм белән кәгазь килә. Бүлмә ишегенә “Идет экзамен” дип язып, укуга чумарга кирәк. Шушындый ук юл белән бакча эшеннән дә качарга була. Әмма бераз актерлык осталыгын кушып җибәрәсе була: “Әни, бүген әзерләнмәсәм, допкага калам. Бакчага иртәгә чыгам, яме?” – дип өйдәгеләрне куркытырга да кирәк, чөнки ноутбук тотып утыргач, әти-әни бик җитди кабул итә димәс идем”, – дип лайфхаклары белән бүлеште Рәфидә.
“Җәйне пәлтәдән каршылыйм”
Иртә шатланганнар рәтендә өченче курс студенты Инзилә дә бар. Авылга кайту шалтыгыннан тулай торакта бөтен кием-салымын онытып калдырган. “Яз көне пәлтә һәм итек киеп кайткан идем, хәзер кияргә кием юк” ди ул. Әмма авылда кичләрен урам әйләнергә теләк булса, ул гына туктатамы соң инде! Урам дигәннән, бу пандемиянең уңай яклары да бар бит. Хәзер кибеткә, чүп ташларга чыгам дисәң дә кеше күрә дип артык борчыласы юк. Берәр егет очратсаң да аның алдында ямьсез күренү мөмкинлеге бермә-бер кими. Битлек кидең дә вәссәлам! Бит тә ял итә, (дөресрәге, йөзнең битлек астында кала торган өлеше) бизәнү әйберләренә дә аз булса да экономия!
Йә ярар, Инзилә һәм авыл тормышына кире кайтыйк. Имтиханнарга әзерлек ни хәлдә? Бу сорауга “Укыйсы, өйрәнәсе, беләсе килгән кешене джунглига илтеп куйсаң да, җаен таба” дип җавап бирде студент. Дөрес бит! Куаклар арасында Интернет эшләве икеле, әлбәттә, әмма авылда гыйлем эстәргә бар мөмкинлек тә бар, цивилизация дигәннәре килеп җитте бит, Аллаһка шөкер. Тик менә ни кызганыч, бакча эшләрен генә роботларга тапшырып бетереп булмый әле. Таякның да, көрәкнең дә авыр башы һаман да шул “Казанда ял итеп катйкан” студент биленә төшә. Шулай булгач кайсын сайларга? Укунымы, эшнеме? Әмма Инзилә икесен бергә кушу яклы. Лайфхагы белән дә бүлеште: “Телефонны бакчага алып чыгып куртка кесәсенә салам да, агачка эләм. Тавышын арттырып куям. Үзем чүп утыйм, суган утыртам, үзем укытучының сорауларны җавап бирәм (Цезарьларың бер якта торсын!)”. Әмма эшне кошлар бозып ташларга мөмкин икән. Укытучыга студент җавабын гына түгел, сайрау тавышын да ишеттерә бит телефон дигәннәре! “Кем бакчада утыра анда дип сорый калсалар, иң мөһиме – сиздермәскә, шыпырт кына утырырга кирәк”, – ди Инзилә. Чыннан да, аны-моны сизә калсалар, группадашлар арасында Мичурин кушаматы белән йөрү күңелле булмас шул.
Кайтмам дип киткән булсам да ул алай түгел икән
Пенсиягә чыгу белән авылга кайтып китәм.
Хат башында ук искә төшкән җыр әнә шулай тәмамлана. Тик, тормыш әкият тә, җыр да түгел шул. Авылга кайтыр өчен дә лаеклы ялга чыкканны көтеп ятып булмый. Сагындыра бит ул аңарчы! Кызлар белән сөйләшеп алгач бигрәк тә. Шуңа да үзегезгә булсын шәһәре! Киттем, мин дә кайтам! Өй юып, бәрәңге утыртасы бар ди әле анда…
Раилә Вәлиуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.