«Урал-батыр» эпосы һәм дөнья халыкларының рухи мирасы

23-25 майда Уфа шәһәрендә Рәсәй Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты, РФА УФТҮ Тарих, тел һәм әдәбият институты тарафыннан  «Башкорт халык эпосы «Урал-батыр» һәм дөнья халыкларының рухи мирасы» дип исемләнгән Халыкара конференция оештырылды.

Конференциядә Төркия, Казахстан, Алтай, Тува, Якутия һәм башка төбәкләрдән килгән фольклор, тел һәм әдәбият галимнәре чыгыш ясады. Әлеге мәртәбәле конфренциягә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар  әдәбияты һәм гомуми тел белеме һәм тюркология кафедраларыннан мәкаләләр тәкъдим ителде. Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы професоры Ә.Ш.Юсупова, доцентлар Кириллова З.Н., Мөгътәсимова Г.Р., Нурмөхәммәтова Р.С., Салахова Р.Р. һәм татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиевалар секцияләр эшчәнлегендә катнашып чыгыш ясадылар.

 Л.Ф.Җамалиева. КФУ Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты.