Утта янмый, суда батмый торган журналист – Ольга Бороднева

7 мартта КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә “Звезда” телеканалының махсус корреспонденты Ольга Бороднева белән очрашу булып узды. Журналист үзенең иҗат тәҗрибәсе һәм һөнәри үсеш серләре белән уртаклашты.

Утта янмый, суда батмый. Үзе белән таныштыру өчен алып килгән видеоязмасын күрсәтүгә үк Ольга Бороднева турында шушы фикер туды. Командировкалардагы иң истә калган мизгелләрне туплаган әлеге берничә минутлык материал эчендә журналист яңа гына хәрби бәрелешләр булып узган җирләрдән репортаж алып бара, парашют белән сикерә, хәрби самолетта оча, танкта йөри. Әле бу журналист башкарган эшләрнең бер өлеше генә.  Видеодан тыш Ольга Бородневаның Сүриядә узган ике хәрби операцияне яктыртуы, броневикларда Эльбруска менүе, Төньяк диңгез юлыннан сәфәр кылуы билгеле. Максаты бер – материалын укучыга кызыклы итү. “Мин вакыйгалар үзәгендә булырга яратам. Сюжетларым “тере” булсын өчен теләсә кая барырга, әллә кайларга менәргә әзермен”, – ди журналист.

Оборона министрлыгының телеканалында эшләү сәбәпле Ольга Бородневага кайнар нокталарда еш булырга туры килә. Ә бит сугыш һәм үлем гел бергә йөри. Шулай да журналист язмышка ышануы турында әйтте. “Бу бит язмыш эше. Күрәчәк булса, өеңнән чыгып барганда өстеңә кирпеч тә төшәргә мөмкин. Үлем белән янәшә йөрү тормышның кадерен тагын да күбрәк белергә ярдәм генә итә”, – диде ул. Ольга Бороднева әйтүенчә, сугышта асыл затларга карата аерым караш. Мәсәлән, ир-ат журналистларны Сүриягә командировкага берничә айга җибәрсәләр, хатын-кызларны анда бары тик өч-дүрт көнлек сәяхәт көтә икән.

Шуны да әйтеп узарга кирәк: танк эчендә булсынмы ул, әллә самолет кабинасындамы, Ольга Бороднева хатын-кыз булып кала бирә, ягъни экстремаль шартларда да мөлаемлеген югалтмый.
Батырлык һәм матурлык кебек бер-берсеннән ерак төшенчәләрне үзенә сыйдыра алган бу ханым әле берничә эшне дә берьюлы эшли ала. Махсус корреспондент булу өстенә Ольга Бороднева иртәнге сәгатьләрдә хәбәрләр чыгарылышын алып бара. Очрашу барышында журналист студентларга туры эфирда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Аның фикеренчә, иң мөһиме – тамашачы белән гадел булу. “Әгәр ялгышасыз икән, гафу үтенергә һәм эфирны алга таба дәвам итәргә кирәк, тамашачыны алдаудан файда юк”, –  ди Ольга Бороднева.

Ә инде белемгә килгәндә, журналист Югары белемне бездә, КФУның журналистика факультетында алган. Казанда практика узгач, үзен Мәскәүдә, федераль дәрәҗәдәге телевидениедә сынап карарга теләгән. Бик күп кимсетүләр күрсә дә, Ольга Бороднева барысын да ташлап башкалага киткәненә үкенми. Боларның барысы да шәхси стиль формалашуга файда гына булган дип саный ул. Шуңа да башкаланы яуларга теләгән студентларга Ольга Бороднева үз-үзеңә ышаныч кирәклеге хакында әйтте. “Әгәр максатыгыз бар икән, киткәндә барлык күперләрне дә яндырып китегез. Артка юл юк дигән фикер сезгә алга таба барырга ярдәм итәчәк. Бары тик шул очракта гына уңышка ирешергә мөмкин”, – дигән фикердә журналист.

Раилә Вәлиуллина;

Максим Зарецкий фотолары