Уйланып утырдым әле бүген…инде менә 1 нче уку елым тәмамланып килә…Кайда гынамы соң, университетта…Тоя алмаслык, ниндидер ерак хыял кебек иде ул минем өчен. Мин хисле кеше. Әйе, миндә субъективизм өстенлек итә. Бала кебек шатланып кычкырып елыйсы килде соңгы семестрда автоматларымны алгач… Кайгыны, борчулы булуымны сер итеп саклый беләм… Шатлыгым эчемә сыя алмый. Өйрәнәсе әле..
Бу бер генә елда тормышымдагы бөтен вакыйгалардан да күбрәк чаралар, яңа, бөтенләй белмәгән хисләр кичердем. Бик якын булып киткән ике группадашым да бар-алар мине сүзсез аңлый, моны укыганда да үзләрен танырлар.
Дөнья нинди зур икән. Татар телем нинди серле икән… Аның матур, сихерле яклары нинди күп икән!
Мин беренче курсны бетерәм. Алда әле максатлар, эшләнәсе эшләр дә күп. Аларга инде мин әзер. Хәзер инде әзер…