В.В. Марковников исемендәге Халыкара премия гамәлгә куелды

Бу идея Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров тарафыннан хупланды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә органик химия өлкәсенә зур өлеш кертүчеләр өчен В.В.Марковников исемендәге Халыкара премия гамәлгә куелды.

Премия Татарстанда химия фәнен алга таба үстерү, галимнәрне органик химия өлкәсендә күренекле фәнни хезмәтләр, уйлап табулар һәм ачышлар өчен бүләкләү һәм күренекле рус химигы исемен мәңгеләштерү максатларында гамәлгә куелган.

Владимир Марковников — Казан химия мәктәбенең күренекле вәкиле, Александр Бутлеров шәкерте. Ул органик кушылмалар молекулаларында атомнарның үзара йогынтысы турындагы тәгълиматны булдыручы, Казан университеты стеналарында хәзерге органик химиянең төп кагыйдәләренең (Марковников кагыйдәсе) берсен формалаштыручы һәм аны исбатлаучы В.Марковников органик кушылмалар төзелешенең бутлеров теориясен үстергән һәм баеткан.

«В.В.Марковников исемендәге Халыкара премия булдыру идеясе Казан университетында 2019 елның июнендә Марковников кагыйдәләренең 150 еллыгына багышланган Халыкара конгрессны әзерләү һәм уздыру вакытында төгәл формалашкан. Ул зур уңыш белән узды. Конгресста 11 пленар доклад, 33 төп һәм 49 чакырылган докладчы лекцияләре,  телдән 60 доклад, 36 илдән килгән 275 стенд доклады тәкъдим ителде.

Конгресс дәрәҗәсе турында пленар докладчыларның Хирш индексы 56 дан да ким булмаган факт сөйли. Конгресска зур кызыксыну Казан химия мәктәбенең абруе һәм соңгы йөзьеллыкларның бөек химиклары белән беррәттә торучы, бөтен дөнья химик бергәлеге тарафыннан тирән хөрмәткә лаек Марковников исеме белән бәйле. Көнбатыш химиклары арасында ул үз укытучысы Бутлеровтан ким түгел, Марковников үзе дә аның каршында һәрвакыт чын күңелдән баш игән һәм аның теориясен пропагандалаган», — ди А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының органик химия кафедрасы мөдире Игорь Антипин.

И.Антипин әйтүенчә, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты һәм органик химия кафедрасы өчен конгрессның уңышы, Татарстанда органик химия өлкәсендәге күренекле хезмәтләр өчен В.В. Марковников исемендәге медаль һәм  премия оештыру турындагы идеянең үзенчәлекле катализаторы булды. Ул Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров тарафыннан актив хуплау тапты.

Указ нигезендә кандидатларны күрсәтү хокукына дәүләт хакимияте органнары, Россия, чит ил һәм халыкара фәнни оешмалар, югары белем бирү оешмалары һәм халыкара премия бирү комитеты каравына үз тәкъдимнәрен кертә торган башка оешмалар ия.

Үз эченә оешманың кандидатны күрсәтү турындагы карарын һәм белешмә-нигезләмәне алган  документлар пакетын 2020 елның 1 сентябренә кадәр комитет сәркатибе — Светлана Соловьевага түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: markovnikov-prize@yandex.ru, элемтә өчен телефон: (7 (960) 045-72-57.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов