Ваемсызлык бәласе

Кызык бу дөнья. Кешеләре тагын да кызыклырак. Хәер, дөньяны шул кешеләр тәшкил итә бит инде. Әлбәттә, төп өлешен адәм балалары алып торса да, галәм, табигать кебек гаҗәеп сокландыргыч хикмәтләр дә бар дөньяда. Иң күзгә ташлана торганы кеше булгач, сүз янәдән инсаннар хакында барачак.

Сәүдә үзәкләре адым саен булуга карамастан, халык бетеп тормый аларда. Кибет ишекләре гел “хәрәкәттә”. Керәләр, чыгалар, каядыр ашыгалар һәм әлеге күренеш көненә меңләгән тапкыр кабатлана. Азык-төлек кибетендә һәркөн диярлек булам, кергән саен ишек төбендә гел бер үк тамашага юлыгам. Кече – олыны, ир-ат – хатын-кызны белми биредә. Кайбер кешеләрнең бер-берсенә карата булган битарафлыгы таң калдыра. Бер-берсенең алдына кереп, тарткалашып, бәрелеп-сугылып йөрүчеләр байтак, хәтта тавыш күтәреп, ямьсез сүзләр әйтеп кычкырышу, сүз көрәштерүгә кадәр барып җитә кайчак. Уйлап карасаң, гади генә ишек төбе, ә күпме тәрбиясезлек, кешелексезлек сыйфатларына шаһит ул. Кызганыч, әлеге күренеш барлык җәмәгать урыннарында да күзәтелә. Автобус, троллейбусларны әйтеп тә торасы юк. Кайберәүләрнең сүзлек запасына исең китмәле. Сүгенү сүзләренең төрлесен ишетергә була биредә. Минемчә бу, тирә-юньне түгел, ә иң беренче чиратта үз-үзеңне хөрмәт итмәү. Әйтик ир-ат исемен йөртүчеләр хатын-кызларга ишек ачып, үткәреп җибәрсә, алдан узучылары елмаеп, рәхмәт әйтсә, кәефләр күтәрелеп китә бит. Берничә тапкыр игътибарга алып, күзәткәнем бар: синең ишек ачып, үткәреп җибәрүеңә шундый нур һәм яктылык белән рәхмәт әйтеп, елмаеп уза берәүләр. Ә икенчеләре, әлеге гамәлне синең тарафтан тиешле эш, ягъни “ишек ачып торучы” итеп кабул итә. Андый очракларда төп максат – “рәхмәт” сүзе ишетергә теләү түгел, әлбәттә. Беренче чиратта, бер-береңә карата итәгатьле, әхлаклы булуны күңел, тәрбия таләп иткәнгә эшләнелә бу. Сүз дә юк, ашыккан, берәүне дә күрәсе килмәгән мизгелләр дә була. Ләкин нәкъ менә шушындый халәттә әлеге “җылы гамәлләр”, ихлас елмаюлар көч бирә дә инде.

Өлкән буын вәкилләренә, ягъни әби-бабайларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, гомумән бер-беребезгә карата игътибар күрсәтеп, әдәп-әхлак нормаларына якынрак булсакмы… Менә шушы сыйфатка өндисем килә. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, кечкенә әдәпсезлек билгеләреннән, зур тупаслык, гамьсезлек, ваемсызлыкка юл ярмасак иде.

Диләрә ФӘТТАХОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://images.wallpaperscraft.com/image/child_boy_ball_planet_imitation_clouds_1100