Вакыт турында фәлсәфә

Бүгенге тормышта вакыттан да кыйммәтле әйбер юк диләр. Бу – чыннан да шулаймы?

Минемчә,  бу хак сүзләр,  чөнки вакытны дөрес кулланмаган очракта, аны кире кайтарып булмый. Ә бит кайвакыт без: “Эх, вакытны кире кайтарып булса иде…”, — дип әйтәбез.

Елдан-ел тормышыбыз үзгәрә. Тәүлектә сәгать кимегән сыман. Юкса күп эшләрне без дистанцион рәвештә эшлибез, ләкин барыбер вакыт җитми дип зарланабыз. Ник без өлгермибез? Ник элек әнием эштә дә эшләгән, шул арада өй җыештырырга да, ашарга пешерергә дә, кер юарга да, балаларын карарга да өлгергән? Минемчә, бу – беренче чирата үз вакытыңны дөрес бүлә белү, үз-үзеңне дисциплинада тоту. Бүген безнең бик күп вакытыбыз кирәкмәгән эшләргә китә. Шул ук интернет, телевизор безнең болай да аз күләмдә булган вакытыбызны урлый.

Димәк, вакыт җитмәү – үзебезнең гаеп. Ул безнең приоритетларны ничек куюыбызга бәйле.

Нурия Нургалиева. КФУ студенты.